ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы вәкилләре (министр урынбасары Алексей Шишкин, бюджет бүлеге җитәкчесе Гела Герасимова, бюджет сәясәте бүлеге җитәкчесе Наил Гарифуллин) Татарстан Республикасы Дәүләт Советеның бюджет, салым һәм финанслар, шулай ук социаль сәясәт буенча Комитетлары утырышында катнашты.

Комитетлар утырышында ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе тикшерелде.

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Компаниянең 2012 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов чыгыш ясады. “2012 нче ел эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча сыйфатлы үсеш этабы булды”, - дип ышандырды генераль директор. 26 млн. 307 мең т нефть чыгарылган, соңгы 20 елда әлеге күрсәткечнең максималь дәрәҗәсенә ирешелгән.

Барлык нефтьнең якынча 45 проценты заманча ысуллар куллану хисабына алынган. Бүлендек һәм бәйле компанияләр хисап елында 302 мең т нефть чыгарган. “Миллер энд Ленц” халыкара бәйсез консалтинг фирмасы бәяләве буенча, 2013 нче ел башына “Татнефть” ААҖнең расланган эшкәртелә, эшкәртелми торган һәм борауланмаган запаслары 869,2 млн. т нефть булган. Хисап елында Самара өлкәсендә 2 яңа нефть чыгару урыны ачылган.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ Советында муниципалитетлар проблемаларын анализлау һәм мониторинглау буенча зур эшкә йомгак ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты. Шулай ук округ Советы утырышында җирле үзидарә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе сенаторлары, федераль министрлыклар вәкилләре, Идел буе федераль округы губернаторлары һәм шәһәрләре башлыклары, җирле үзидарә өлкәсендә бөтенроссия округ иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. 2012 ел йомгаклары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев җиткерде.

Эш нәтиҗәләре буенча 2012 ел өчен компаниянең хезмәт күрсәтүдән кергән табышы 2011 ел белән чагыштырганда 4% ка арткан һәм 19,2 млрд. сум тәшкил иткән. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 2012 ел өчен компания 4,1 млрд. сум күләмендә чиста табыш алган.
Компания үз алдына куелган бурычларны яхшы икътисадый һәм җитештерү нәтиҗәләре белән үтәгән.


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Fitch Ratings халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләренең рәсми визиты кысаларында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин агентлык вәкилләзре белән очрашты. Республиканың баш финансисты кунакларга 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм бюджеты торышы турында тәфсилләп сөйләде.
2013 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы белгечләре Россия Федерациясе Президентының 601 санлы “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында” 2012 елның 7 маендагы Карары үтәлеше нигезендә регональ дәрәҗәдә норматив хокукый акт проектларының йогынты ясаучы тәэсирен бәяләү процедурасын үстерү кысаларында Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы уздырган видеоконференциядә катнашты.

Татарстанда уңайсыз һава шартлары 2013 ел уңышын шактый киметте һәм авыл хезмәтчәннәренә терлекчелекне – азык белән, ә халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен күп көч куярга туры киләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Утырыш Кукмара районының Вахитов поселогында узды, анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, хәзер барлык авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим һәм җаваплы чор килә. "Кызганычка каршы, мактанырлык нәрсә юк әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы икътисады үсеше темплары әкренәйде. Хәзер үсеш 1,8% тәшкил итә, ә былтыр ул 6,2% иде".


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков халыкара Fitch Ratings рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Ике яктан да катнашучылар республиканың 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерлеге, Татарстан башкаласының Бөтендөнья студентлар спорт уеннарына төзелгән юл хуҗалыгы һәм спорт инфраструктурасының торышы хакында фикер алыштылар.

Илдар Халиков һәм Fitch Ratings агентлыгы вәкилләре шулай ук республиканың киләчәктә икътисадый үсеше, финанслар белән сыйфатлы идарә итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә РФ Пенсия фондына муниципаль берәмлекләрнең иминият кертемнәрен түләү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру өчен өстәмә керем чыганакларын табу, РФ рәсми интернет сайтында дәүләт һәм муниципаль учрежденияләр турында мәгълүматларны урнаштыру мәсьәләләре каралды. 
Киңәшмә нәтиҗәсе буенча финанс органнары җитәкчеләренә тиешле йөкләмәләр бирелде.

24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
 Дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру аларның санын киметү белән бергә алып барылырга тиеш. Әлеге фикерне РФ Фиинанслар министры Антон Силуанов Петербургтагы халыкара икътисади форум кулуарларында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International