Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
2024 елда «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм комплекслы мелиорацияләү» төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәләре 20 672,8 мең сумга арттырылды, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 12 403,7 мең сумга (60%), Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән – 8 269,1 мең сумга (40%).
Һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионаты ‒ иң массакүләм һәм ихтыяҗ зур булган компетенцияләр буенча һөнәри күнекмәләрне күрсәтүгә юнәлдерелгән ярыш чаралары. Чемпионат финалы 2024 елның 25-29 ноябрендә Санкт – Петербург шәһәрендә узачак.
«Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы» республика конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә.
2024 елның 8-15 сентябрендә Казахстан башкаласы Астанада 5 нче Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узачак. Ярышларда дөньяның 100 дән артык иленнән 4 меңгә якын кеше катнашачак. Уеннар программасына 30 традицион спорт төре кертелгән, шул исәптән беренче тапкыр татар милли «көрәш» ярышлары узачак.
2017 елда Татарстан Республикасында «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проекты гамәлгә ашырыла башлады. Шул максаттан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елның 31 августыннан 604 санлы «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» пилот проектын гамәлгә ашыру турында» карар кабул ителде, ул 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.
2024 елда Татарстан Республикасында яшь дипломатлар һәм әйдәп баручы федераль һәм халыкара экспертлар катнашында халыкара мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре буенча даими очрашулар сериясе форматында «Казан диалоглары» проекты гамәлгә ашырылачак: БРИКС+ ның хәзерге дөньядагы роле, яңа өлкәләр дипломатиясе, Россия дипломатиясендә ислам факторы һ.б.
2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына берләштерелгән бюджетны формалаштыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә төзелгән график нигезендә гамәлгә ашырыла.
2025-2027 елларга Татарстан Республикасы бюджетын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында кече нефть компанияләре белән киңәшмәләр узды.
Агымдагы елның 1 августына Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 49,7 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 66,4%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: