“Үз-үзеңне эффектив тәкъдим итү” темасына мастер-класс 13 декабрьдә 15:00 сәгатьтә узачак.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2023 елның гыйнвар-ноябрендә баррель өчен $62,89 күләмендә формалашкан, 2022 елның гыйнвар-ноябрендә ул баррель өчен $78,32 булган.
2023 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына (№116-ТРЗ) кул куйды. Закон Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.
Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Гела Герасимова 2023 елның 10 аенда бюджетның чыгым өлешенең үтәлеше турында хәбәр итте.
2023 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 384,7 млрд.сум тәшкил итте, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 327,6 млрд. сум, җирле бюджетларга – 57,1 млрд. сум. Бу хакта бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 1 ноябрьдән ашыгыч һәм паллиатив медицина ярдәме бригадалары йөртүчеләренең зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары өчен хезмәт хакына өстәмәләре 10 проценттан 120 процентка кадәр артты һәм ставкага 19,8 мең сум тәшкил итте.
Мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән “Мәктәп бизнес-старты” республика программасының икенче этабы кысаларында укыту семинарлары белем бирү учреждениеләре мәйданчыкларында, ә ерак районнардан килгән йөз укучы өчен “Волга” яшьләр үзәгендә узды.
Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы киләсе елда бюджет чыгымнарының аерым төрләрендә цифрлы рубльне куллану буенча “пилот” үткәрәчәк. Бу хакта Россия Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгыш ясаганда белдерде.
2023 елның 15 ноябреннән 1920 санлы карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте агымдагы елның 21 сентябреннән мотор ягулыгының эчке базарында бәяләр хәлен тотрыкландыру буенча чаралар комплексы кысаларында кертелгән автомобиль бензинын экспортлауны тыюны 17 ноябрьдән гамәлдән чыгарды.
2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде һәм якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга юнәлдереләчәк.