ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына “2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты кертелде.

Агымдагы елның ноябрендә Татарстан Республикасы аерым юнәлешләр буенча чыгым йөкләмәләрен алдан финанслауны тәэмин итү кысаларында 1,9 млрд. сум күләмендә федераль бюджет кредитлары җәлеп итте.

Агымдагы елның 1 декабренә барлыгы 14,4 млрд.сумлык шундый кредитлар җәлеп ителгән.


12
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанда 2023 елда «Мәдәният» илкүләм проектына 1,595 млрд сум акча юнәлтелгән. Шуларның 692 млн сумы - федераль бюджеттан һәм 393 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә куела башлаган «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 2024 елга Россия Федерациясенең «Туризмны үстерү» дәүләт программасы күрсәткечләренә ирешүгә 125 912,3 мең сум күләмендә бердәм субсидия бирелде.


8
декабрь, 2023 ел
җомга

Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елның гыйнвар-ноябрь айларында федераль бюджет керемнәре күләме 25 963 млрд сум тәшкил иткән.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында "Коррупциягә каршылык күрсәтик" дип аталган квест-уен узды.

Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны тормышка ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2023 елның 1 декабренә – 2 530,9 млрд сум яки планлы бюджет билгеләнешләреннән 84,5% тәшкил иткән.


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 декабренә Татарстан Республикасы дәүләт бурычы күләме 119,7 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән:

федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 114,0 млрд. сум

Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 5,7 млрд. сум.


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына барлыгы 69,2 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелде, шулардан:


4
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм чит кеше каравына мохтаҗ инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проектын гамәлгә кую дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International