Агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан гомуми суммасы 42,6 млрд сум булган бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләнешләрнең 64,2 проценты), шул исәптән:
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2024-2026 елларга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм Татарстан Республикасы бюджеты проектын формалаштыру буенча эш дәвам итә.
Татарстан Республикасында 2023 елның 18 августына 2 млн 523 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 81%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында ата-аналарны һәм беренче сыйныф укучыларын яңа уку елы башлану белән котлау күркәм гадәтка әверелде. Агымдагы ел искәрмә булып калмады, һәм 17 августта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында беренче сыйныф укучыларын тормышларында яңа һәм кызыклы чор башлану белән тантаналы котладылар.
Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм «Нәтиҗәле төбәк» сынау проектын гамәлгә ашыру буенча Координация советының уртак утырышы узды. Утырышка барлык муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Татарстанның кече һәм урта бизнесы 2023 елның гыйнвар – июнь айларында төбәк гарантия оешмалары биргән поручительлекләр астында 7,37 млрд сумнан артык акча алган. Республика төбәк гарантия оешмалары катнашында алынган финанс ярдәме күләме буенча илнең ТОП-10 төбәгенә керде.
2018 елдан алып Татарстаннан 3 меңгә якын яшь гаилә дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә торак шартларын яхшыртты. Республикада ТР Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча дүрт программа гамәлгә ашырыла: «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Яшь гаилә», яшьләр торак конкурсы һәм торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында закон. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.
2023 елның 15 июленнән 14 августка кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $70,33, яки тоннага $513,4 тәшкил иткән. North Sea Dated нефть бәясе шул ук чорда – $84,23.
Сезгә 2023 елның 29 августыннан 4 сентябренә кадәр (Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә кадәр) «РТКомм.РУ» АҖ тәэмин итүчеләрен үстерү программасында катнашу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан “С-диапазонлы антенна системалары һәм өстәмә җиһазлар китерү” юнәлеше буенча гаризалар сайлап алынуы турында хәбәр итәбез.
Республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.