Беренчел мәгълүматлар буенча, илкүләм проектларны тормышка ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2023 елның 1 августына – 1 607,1 млрд сум яки планлы бюджет билгеләнешләрдән 56,3 % тәшкил иткән.
Эшмәкәрләргә Россия сәнәгатенә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» тәкъдим иткән продукцияне алга этәрүнең яки кирәкле товарларны эзләүнең яңа инструментлары белән танышырга тәкъдим ителә.
Алдан исәпләүләр буенча, 2023 елның гыйнвар-июлендә федераль бюджет керемнәре күләме 14 525 млрд сум тәшкил иткән.
Аналитик кредит рейтингы агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын AAA (RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтингы буенча фараз «тотрыклы».
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төп тармаклардагы программа чаралары, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы үзара бәйле затлар арасында килешүләр төзегәндә салым тикшерүләрен үткәрүгә таләпләрне үзгәртергә планлаштыра.
5 августта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге “Яндекс.Директ”ны өйрәнү буенча белем бирү онлайн-программасын башлап җибәрә, анда эшмәкәрләр Яндекста реклама кампаниясен башлау буенча барлык адымнарны өйрәнә алачак
Россия Финанс министрлыгы 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет классификациясе кодларын һәм кодлар исемлеген эшләгән (Россия Финанс министрлыгының 2023 елның 1 июнендәге 80н санлы боерыгы). Документ Россия Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм 2023 елның 31 июлендә басылып чыккан.
РФ Бюджет кодексының 36 маддәсе нигезегендә, ачыклык принцибы массалкүләм мәгълүмат чараларында расланган бюджетларны һәм аларның үтәлеше турындагы хисапларны мәҗбүри бастырып чыгаруны, җәмгыять һәм массалкүләм мәгълүмат чаралары өчен дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына кертелгән бюджет проектларының, бюджет проектлары буенча карарлар карау һәм кабул итү процедураларының мәҗбүри ачыклыгын, «Интернет»челтәрендә мәгълүматны куелуны тәэмин итүне аңлата.
2023 ел башыннан Татарстанда үзмәшгульләр саны 30,5 мең кешегә арткан. Үсеш республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә күзәтелә. Моңа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган ярдәм чаралары булышлык итә.