Татарстан Республикасы халкының йогышлы авырулардан эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге 2026 елда республика бюджетыннан тиешле чараларны финанслауны арттыру турында карар кабул итте.
Илкүләм проектларны актив гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 1 мартына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнарның үтәлеше 3,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 6,1 процентын тәшкил иткән. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
Чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектын төзегәндә әзерләнә торган законнар, документлар һәм материаллар проектларын әзерләү һәм тикшерү графигы расланды.
Агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 2,9 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
Агымдагы елның 1 мартына Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 97 978,6 млн. сум тәшкил иткән, шул исәптән:
2026 елда медицина учреждениеләре персоналын формалы кием белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яңартылган униформа линейкасы кертелү һәм әлеге хезмәттән файдаланучы хезмәткәрләр саны арту сәбәпле, бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә финанс чаралары бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
2026 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керә торган «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның тәүге, күркәм бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне, нәфислек, наз һәм матурлык бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Социаль-мәдәни объектлар төзүнең һәм аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүнең төп программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында ел саен түбәндәге вакытлыча эш белән тәэмин итү чаралары гамәлгә куела: