Татарстанда икенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. метрдан артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Россия Хөкүмәте икътисадның 70 секторыннан, шул исәптән социаль өлкәдән һәм кайбер сәнәгать тармакларыннан компанияләр өчен иминият кертемнәрен түләү буенча кичектерүне озайта, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Кече һәм урта предприятиеләр 2023 елның беренче кварталында Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясе җаваплылыгында якынча 50 млрд сум күләмендә кредитлар алачак. Бу 2022 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 2,7 тапкырга күбрәк.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Дәүләт Думасы беренче укылышта кече һәм урта эшкуарлык оешмаларына заемнар бирә торган дәүләт (муниципаль) микрофинанс оешмаларын (МФО) кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм илкүләм гарантия системасы системасына кертүне үз эченә алган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документ бер төркем депутатлар тарафыннан тәкъдим ителде.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанда аукционнар узган федераль һәм республика программалары буенча эшләрнең ничек баруы турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы заказчылары 2022 елда 233 млрд. сумлык сатып алулар урнаштырган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Социаль түләүләрне 2023 елның 1 февраленнән 11,9% ка индексацияләүгә чыгымнар 152,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Индексация халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең 40 тан артык чарасына, шул исәптән бала карау буенча ай саен түләнә торган пособиегә, инвалидларга, ветераннарга һәм чернобыльчеләргә айлык түләүләр, айлык иминият түләүләренә кагылачак.
2023 елда «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча федераль бюджет чыгымнары 1 трлн 523,6 млрд сум тәшкил итәчәк. Өч ел эчендә – 2023 елдан 2025 елга кадәр – 4,5 трлн сумнан артачак.