Аерым алганда, инфраструктурага инвестицияләр кертүне күздә тоткан илкүләм проектлар Россиядә 2022 елдан соңгы икътисадый үсешне стимуллаштыра. Мондый фаразлар Бөтендөнья банкының "Бөтендөнья икътисадының үсеш перспективалары" дип аталган гыйнвар докладының эчтәлеген тәшкил итә. Быел документ "Икътисади үсешнең түбән темплары, сәяси проблемалар" дип атала.
Татарстан Республикасы буенча «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектында 2019 елга торакны гамәлгә кертүнең төп күрсәткече 2 млн. 675 мең квадрат метр итеп билгеләнгән. Бүгенгә Татарстанда 2 млн. 641,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 98,7%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәтнең РФдә тотрыклы макроикътисадый база булдыру буенча эшен уңай дип атады.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нормаль графикка керде. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт белән яңа ел алдыннан очрашуында белдерде.
РФдә икътисадый үсешнең агымдагы тизлекләре җитәрлек түгел, аларны арттыру, шулай ук икътисадның структурасын һәм сыйфатын яхшырту өчен барысын да эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында өч укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.
Бүген Казанда «Пирамида» КСКда «Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга планлаштырылган якынча 100 млрд сум киләсе елга күчәчәк. Бу хакта сишәмбе көнне РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына биргән интервьюсында белдерде.
Узган еллардагы кимүдән соң 2019 елда халыкның реаль керемнәре үсеше хезмәт хаклары, пенсияләр һәм пособиеләр арту, шулай ук инфляция тизлекләре акрынаю белән бәйле, дип белдерде беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына биргән интервьюсында.