ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Илкүләм проектларга бүлеп бирелгән чараларның 64% ы гына үзләштерелде, моңа аеруча игътибар итәргә кирәк, дип белдерде РФ президенты Владимир Путин.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итте. Бюджет проектының өченче укылышы 21 ноябрьгә планлаштырылган.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Дәүләт Думасы документны 19 ноябрьдә утырышта караячак.


16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Республикда 15 ноябрьгә 1,9 млн. квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 80%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.  


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның гыйнвар-октябрендә РФ федераль бюджеты профициты 3,071 трлн сумга кадәр арткан. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда әйтелә.

2019 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Д.В.Волков Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен эре җитештерүчеләр – "Татспиртпром" АҖ, Казан шәһәрендә "АБ ИнБев Эфес" АҖ филиалы һәм "Болгар сырасы" ААҖ белән киңәшмә үткәрде, аларда 2019 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча, җитештерү, продукция төяү һәм бюджетка түләү күрсәткечләре, 2019 елның ахырына кадәр көтелә торган һәм 2020 елга фараз каралды.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россиядә бюджет сәясәте тотрыклы һәм аның әһәмиятле инфляция куркынычлары юк. Бу хакта S&P Global Ratings 2019 конференциясендә финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

РФ Финанс министрлыгы 2020 елда Илкүләм иминлек фондының валюта структурасын үзгәртәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Владимир Колычев хәбәр итте.

РФ Хөкүмәте дәүләт программалары буенча федераль бюджет чыгымнарын үтәмәгән ведомстволарга тагын да катгыйрак мөнәсәбәттә булачак, дип белдерде Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов.

Дәүләт Думасы беренче укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International