Ел башыннан алып рубль долларга карата 7,3% ныгыды, апрельнең уртасына валюта курсы $1 өчен 64-65 рубль дәрәҗәсендә беркетелде. Бу хакта РФ Икътисадый үсеш министрлыгының “Икътисад картинасы. 2019 апреле” күзәтүендә әйтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
4-5 майда Татарстанның башкаласында Ак Барс Банкы Казан марафоны узды.
2019 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-мартында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 апрель аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
РФ Финанс министрлыгы 2019 елга бюджетка төзәтмәләрне Хөкүмәткә май уртасында кертәчәк, шул исәптән нефтькә бәяләрнең фаразын тәгаенләячәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанс министрлыгына Хөкүмәтнең резерв фондын файдаланылмаган субсидияләр хисабына 2,9 млрд. сумга арттырырга йөкләгән. Тиешле боерык хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Россиядә донор төбәкләр саны артырга тиеш, югыйсә бюджет тәэмин ителеше түбән РФ субъектлары илкүләм проектларны гамәлгә кую белән шөгыльләнә алмаячак. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Канун чыгаручылар советының утырышы барышында хәбәр итте.