ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Финанс министрлыгы федераль бюджетның фаразланган күләмен 19,969 трлн нан 20,174 трлн сумга кадәр арттырды. Бу хакта норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылган “2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына федераль бюджет турында” федераль Законына үзгәрешләр кертү турында закон проектында әйтелә.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 15-16 май көннәрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында яңадан билгеләнгән җитәкчеләр составы хезмәткәрләре өчен чираттагы стажировка уздырылды.

2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы территориясендә эре сыра җитештерүчесе – “Болгар сырасы” ачык акционерлык җәмгыяте белән киңәшмә уздырды. Ул компаниянең акцизлар буенча булган недоимкасын каплавы мәсьәләсенә багышланды.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 10сыннан алып 22 майга кадәр Татарстан Республикасында республиканың авыл җирлекләре башлыклары белән зональ семинар-киңәшмәләр уза.


12
май, 2019 ел
якшәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Антон Силуанов “Россия 1” каналындагы "Москва. Кремль. Путин" программасына интервьюсында илкүләм проектларның үтәлешен күзәтеп баруның гамәлдәге системасының эзлекле булуы һәм илдә аның беренче тапкыр кулланылуы хакында сөйләде.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

РФ Президенты Владимир Путин хакимият органнарын илкүләм проектларның аерым юнәлешләрен финанслауда һәм аларны гамәлгә кую өчен кирәкле барлык норматив базаны эшләүдә тоткарлыкларны тиз арада бетерергә әйдәде.  

“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” илкүләм проектын гамәлгә кую аркасында 2019 ел йомгаклары буенча Россиядә хезмәт җитештерүчәнлеге 1,4% тәшкил итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы советның утырышында хәбәр итте.

Премьер-министр Дмитрий Медведев инвалидлыклары булган кешеләр өчен уңайлы мохитне тәэмин итү буенча төбәк программаларын федераль финанслашу турында мәсьәләне 2019 елның 1 июленә кадәр эшләргә кушты. Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу йөкләмә Министрлар Кабинетының 7 майда узган утырышы йомгаклары буенча бирелгән.

Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2019 елның апрелендә алдагы ай белән чагыштырганда 1,4%ка үсте. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә. Шул ук вакытта агымдагы ел башыннан алып курс 5,3%ка үскән.

Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев 2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча бердәм планны раслады. Бу хакта Министрлар Кабинетының рәсми сайты хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International