ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елда РФ тышкы бурычлары буенча өстенлек чит ил компанияләре һәм банкларына бирелде, дип белдерде россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов.

"Урнаштыру белән, тулаем алганда, без кәнәгать, без 3 млрд. доллар да ала ала идек, ләкин җәлеп итүнең төп күләмен чит ил инвесторлары хисабына ашырырбыз дип чикләнергә булдык. Минемчә, бу дөрес. Эчке базарда без кирәгенчә зур күләмдә сумнарда да, долларда да акча алырга мөмкинбез. Шуңа күрә без дөрес карар кабул иттек.", - диде ул.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы тәкъдим итүче агымдагы ел бюджетына керемнәрне туплау буенча тактик чаралар якынча 200 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бу турыда журналистларга Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"Тактик чаралар якынча 200 млрд. сум китерергә тиеш - аванс түләү буенча, дәүләт заказы, казначылык үтәлешене күчерү буенча, һәм башка бер төркем чаралар", - диде ул.

Шушы ук көнне, алдарак, Министрлар кабинетының утырышы нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә Силуанов белдергәнчә, Хөкүмәт бюджетка дивиденд сәясәт кысаларында өстәмә ресурслар җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерли.

2016 елда кулланырга ниятләгән резерв фонды акчалары фаразланган  2,1 трлн. сумнан артырга мөмкин, дип белдерде журналистларга Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы җитәкчесе Антон Силуанов.

"Чыннан да, безнең бюджетта Резерв фондыннан 2,1 трл. сум тотылачак дип фаразланган. Исегезгә төшерәм, без бюджетны формалаштырганда нефть бәясен баррель өчен 50 доллардан исәпләгән идек. Бүгенге көндә (ел буенча уртача) ел башыннан башлап бәя 40 доллардан да кимрәк. Нефтькә бәя баррель өчен 40 доллар торганда, без бюджет кытлыгын Тулай төбәк продуктының 3,3% күләмендә исәплибез. Димәк, моннан чыгып, Хөкүмәт белән каралган барлык чараларны тормышка ашырганда, ул тулай төбәк продуктының 3% тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, Резерв фондының 2,1 трл. сум акчасы тотылачак. Бәлки, ул бераз күбрәк тә булыр", - диде ул.

Пенсияләрне өстәп арттырган очракта 2016 елга Россия Федерациясе бюджетының кытлыгы фаразланган күләмнән артып китәчәк, дип белдерде Финанслар министры Антон Силуанов.

"Әлбәттә, бу мәсьәлә (пенсияләрне өстәп арттыру - ред.) без фаразлаган кытлык күләменнән артып китәчәк. Без алдан инде килешкәнчә, бу карар бюджетның беренче яртыеллыкта үтәлеше нәтиҗәләренә карап кабул ителәчәк.  Агымдагы елда керемнәрнең формалашуы, бюджетның нинди мөмкинлекләргә ия булуына карарбыз.  Яртыеллык нәтиҗәләре буенча бу мәcьәләгә яңадан кайтырбыз әле", - диде ул.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәрде. 

Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. 

Күзәтчелек советы "Иннополис" МИЗ резидентлары булырга теләгән 5 компания проектын раслады, инвестицияләрнең гомуми күләме - 2,1 млрд. сум. 

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләп белдергәнчә, хәзерге вакытта Иннополис мәйданчыгында эшләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен бөтен көчне куярга кирәк. 


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла, аның кысаларында ул  Икътисадый совет президиумы утырышында катнашты.

Перспективада 2025 елга кадәр Россия икътисадын үстерү чыганакларына багышланган Икътисадый совет утырышын Россия Президенты Владимир Путин уздырды.

Владимир Путин, утырышны ачып, билгеләп үткәнчә, төп бурыч – 2025 елга кадәр икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләре турында фикер алышу һәм аларны билгеләү, икътисадны үстерүнең һәм социаль өлкә үсешенең төп факторларын ачыклау. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде. 

Утырышта 2016 елның беренче дүрт аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүз барды. 

2016 елның беренче өч аенда "Татнефть" ГАҖ ятмаларыннан 6 млн. 846 мең тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына карата 5,4 % артык. Әшәлче ятмасында югары үзле нефть 119 мең тонна күләмендә чыгарылды. Барлыгы җылыту алымнарын кулланып 2016 елның 1 апреленә 1058 мең тонна югары үзле нефть чыгарылды. 


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма советы утырышы узды.

Көн үзәгендә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре иде. Аерым алганда, Совет Фондның 2015 ел өчен хисап документларын карады.

Төп докладны ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов ясады.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» АК» ААҖнең беренче вице-президенты Максим Гришанин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев, «Алубага» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Транснефть» компаниясе – республика өчен күптәнге стратегик партнер.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар республика бюджеты һәм мәҗбүри медик иминиятләштерүнең территориаль фонды бюджетының 2015 елда һәм 2016 елның өч аенда (1 апрельгә торышы) үтәлеше турында хисап тикшерелде. Шулай ук утырышта җиңеләйтелгән салым салу системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен аерым ставкалар урнаштыру, салым салуның патент системасын кертү турында республика законнары да каралды. Моннан тыш, парламентарийлар хәмер базарын җайга салучы закон тәкъдимнәрен дә эшләп чыгарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International