ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Екатеринбургка килде, анда ул Россия һәм Казахстан региональара хезмәттәшлегенең Х форумы эшендә катнаша.

Форумның масштаблы чараларына (2013 елның 9 -11 ноябре) 3 меңләп кеше җыелган, шул исәптән 20ләп Россия регионы(Новосибирск, Самара, Томск, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Алтай крае, Башкортостан Республикасы һәм башкалар) вәкилләре, Казахстан хакиматлары һәм казах предприятиеләре делегацияләре.

Екатеринбургка Россия һәм Казахстан хезмәттәшлегенең X форумына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да килде.

Форум кысаларында Россия һәм Казахстан лидерлары Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев берничә уртак документка имза салачаклар.


9
ноябрь, 2013 ел
шимбә

Hygiene Technologies компаниясе президенты Барт Ван Малдерен белән бүген Брюссельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Татарстана Брюссельдә (Бельгия) ике көнлек эш визиты белән. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Hygiene Technologies («Хайджин Текнолоджис», Бельгия) компаниясенең гигиена продукциясен иң алдынгы җитштерүчеләрнең һәм аның белән тәэмин итүчеләрнең берсе икәнен билгеләп үтте, предприятие шәхси гигиена кирәк-яракларын җитештерү буенча халыкара холдинг составына керә.   

Ул шулай ук компания җитәкчелеген "Алабуга" махсус икътисадый зона резиденты статусын алулары белән котлады (резидент статусы 2013 елның мартында бирелгән).

Без Европа компанияләре старт мәйданчык буларак Татарстан Республикасын сайлауларын телибез, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Сезгә махсус икътисадый зона территориясендә эшләү уңайлы булыр дип өметләнәм, без инвесторларга барлык кирәкле шартларны тудырабыз.


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
2013 елда үсүче базарлар әҗәт облигацияләрен якынча 300 миллиард долларга кадәр арттырачак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсенә эш визиты кысаларында "Ростсельмаш" комбайннар заводы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев озата йөрде. Татарстан делегациясе составында предприятиедә шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "Ак Барс Холдинг" ААҖ генераль директоры Иван Егоров та булды.

Заводның ачык мәйданчыгында Рөстәм Миңнехановка продукция күргәзмәсе тәкъдим ителде, алар арасында терлек азыгы җыя торган, бөртекле ашлык җыя торган комбайннар, шулай ук тракторлар бар иде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сүзләренчә, Ростов тракторлары үзләрен Татарстанда ышанычлы һәм куллануда ярыйсы гына гади машиналар буларак күрсәттеләр. Татарстан Президенты бер тракторны өйрәтеп тә карады.


7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның октябрь аенда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре һәм 2013 елның ноябрь аенда җирле бюджетларның көтелүче үтәлеше буенча киңәшмләлр узды.  

Киңәшмәләрдә салым һәм салым булмаган керемнәрнең планлаштырылган җыелуы, планлаштырылган чыгымнарынң керемнәр белән каплануы, учреждениеләрнең кредитор әҗәтләре, 2013 елда Дәүләт Торак фондына кертемнәр буенча район һәм шәһәрләр оешмаларының йөкләмәләре, балаларга мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрү өчен ата-аналарның акча түләүләре тикшерелде. 

Бүген Татарстан уйлап табулар буенча Роспатентка бирелгән заявкалар саны буенча ил төбәкләре арасында - бишенче, ә уйлап табуларга алынган һәм файдаланылган патентлар саны буенча дүртенче урында. Республикада сәнәгать һәм хезмәтләр күрсәтү белән бәйле предприятиеләрдә бүген инновацияле продукциянең өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 3,5 процентка үскән. Бу мәгълүматларны бүген Интеллектуаль милек мәсьәләләре буенча РФ Федерация Советы рәисе карамагындагы советның Казан Ратушасында узган күчмә утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Россия төбәкләре палатасы башлыгы Валентина Матвиенко рәислегендә үткән утырыш ил төбәкләренең интеллектуаль хокук базарын үстерүдәге роленә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны сәламләү чыгышында интеллектуаль милек базары темасына киң фикерләшү мәйданы итеп Татарстанның сайлануына шатлануын белдерде. Аның ассызыклавынча, әлеге базарны формалаштыру заман икътисады үсешенең мөһим элементы булып тора. Татарстан башлыгы моның илнең барлык төбәкләре өчен актуаль мәсьәлә булуын искәртеп, республиканың инновацияле үсеш стратегиясен сайлавын, шушы юнәлештә һәрдаим эш алып барылуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, узган ел республика предприятиеләре хезмәткәрләре 21 меңнән артык рационализаторлык тәкъдимнәрен эшләп, теркәгән. Бүген иң күп патент алынган инновацияләр “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “Казан вертолет заводы”, “ПОЗИС” җәмгыятьләрендә.

Россиянең Финанслар министрлыгы иминиятләштерү эшенә тупланма үзгәрешләр кабул итү белән бәйле буларак компанияләргә килешүләрне тикшереп аларның яңа нормаларга туры килүен өйрәнергә киңәш итә, диде Финанслар министрлыгы ның финанс сәясәте департаменты директоры урынбасары Вера Балакриева.
Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты Милли байлык фондыннан акча алыр өчен экспертиза үтәргә тиеш. Бу фонддан финансланырга теләк белдергән башка проектлар белән бергә булачак, дип белдерде финанслар министры Антон Силуанов.

6
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның 12 сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Конституция - төрле милләтле, сәяси өстенлекләр һәм диннәрне төрле булган кешеләрне берләштерүче мөһим сәяси-хокукый документ.

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

"Катырылган" пенсия. Җыелып барылучы өлеш - "озын" акчаның бердән-бер ресурсы. / Россия Бизнес-газетасы

Алексей Моисеев, РФ Финанслар министры урынбасары

Якын арада пенсия базарын зур үзгәрешләр көтә. 2016 елга кадәр барлык дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары акцияләштерүне узарга тиеш булачак, шулай ук пенсия җыелмаларының гаранлия системасына да кушылырга тиеш. Хөкүмәт тарафыннан базарны ныгыту һәм аның үтә күренмәлеген арттыруга юнәлдерелгән бер пакет закон проектлары әзерләнелгән. Нәрсә үзгәртергә планлаштырыла соң?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International