Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә Татарстанның "Россия тимер юллары" ААҖ ("РЖД" ААҖ) белән 10 ел дәвамындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен ясадылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук "РЖД" ААҖнең тимер юл ташулары буенча өлкән вице-президенты Анатолий Краснощек, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Сергей Соложенкин, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре катнашты, ә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре видеоконференцэлемтә аша катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты үз чиратында "РЖД" ААҖ, Горький һәм Куйбышев тимер юлларына зур рәхмәтен белдерде. «Россия тимер юллары элек, бүген һәм киләчәктә дә безнең стратегик хезмәттәшебез булып калачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Уганда Республикасының Энергетика һәм табигать ресурслары министры Ирен Мулони ханым җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Түбән Камадагы "Татнефть" компаниясе объектларында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Визит барышында кунаклар "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Уганда делегациясе әгъзалары республика җитәкчелеге һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге белән хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда, Угандада эре нефть эшкәртү предприятиеләрен төзүдә Татарстан тәҗрибәсен файдалану турында фикер алыштылар.
Шулай ук Түбән Камага эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов бүген каты калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча "ТАИФ-НК" комплексын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршында эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча тулы вәкаләтле вәкиле Борис Титов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.
Яклар республикада эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил институты эшчәнлегенә, әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсенә, дәүләт хакимияте органнарының бизнес-омбудсмен белән багланышына бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Борис Титовның Казанга эш сәфәре кысаларында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында республика эшмәкәрләре җәмгыяте белән очрашу һәм ММЧ өчен матбугат конференциясе планлаштырылган.
Бюджет методологиясе Департаменты директоры урынбасары Татьяна Саакян белән әңгәмә.
Бүген бюджет реформасы белән бәйле берничә мөһим темаларны аерып карарга була: дәүләт (муниицпаль) финанс контроленең бердәм системасын оештыру, инвестиицяләр һәм дәүләт хезмәтен күрсәтүгә бәйле товарларны сатып алу өчен бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру. Бү мәсьәләләрнең барысы да РФ законнарының яңалыкларында чагылыш тапты. Әлеге әҗгәмәдә шушы төп үзгәрешләр турында сүз бара.
Татарстанда 2013 нче елның 1 ноябренә 1907,1 мең кв.м торак, яки еллык планның 79,5 проценты, сафка бастырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьгә социаль ипотека республика программасы буенча планлаштырылган 383,3 мең кв.м торакның 259,9 мең кв.метры сафка бастырылган, бу планның 67,8 проценты, калганы – 123,4 мең кв.м. Графиктан күпкә артта калу Казан, Түбән Кама һәм Спас муниципаль районнарында бар.
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Икътисади совет президиумы составына кергән. Икътисади совет президиумы составы РФ Президентының 2013 нче елның 31 нче октябрендә имзаланган Указы (№818) белән расланган. Икътисади совет президиумы “оператив мәсьәләләрне хәл итү өчен” булдырылган, аның рәисе - Владимир Путин.
Икътисади совет президиумы составына элеккеге РФ финанслар министры, Гражданлык инициативалары комитеты башлыгы Алексей Кудрин, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ вице-премьерлары Аркадий Дворкович һәм Ольга Голодец, РФ Президенты ярдәмчесе Алексей Белоусов, Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина, РФ финанслар министры Антон Силуанов, РФ Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Алексей Улюкаев, Хисап палатасы рәисе Татьяна Голикова, Саклык банкы башлыгы Герман Греф, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм башкалар керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш визиты белән килде. Рөстәм Миңнехановны Архангельск шәһәре аэропортында Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин каршы алдылар.
Иң баштан Рөстәм Миңнеханов Игорь Орлов белән Северодвинск шәһәренә юл тоттылар, “ПО “Севмаш” ААҖ администрациясендә 2013-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы белән Архангельск өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне тормышка ашыру буенча чаралар Планы имзаланды.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Орлов Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе вәкилләре очрашуында катнаштылар.
ТР Президенты “ПО “Севмаш” музее экспозициясе белән танышты һәм музейның мөхтәрәм кунаклары китабында язма калдырды, ә аннан соң “Викрамадитья” авианосецын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Htoo (Мьянма) компанияләре төркеме рәисе Тей За әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ генераль директоры , Вадим Лигай, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 23 сентябрендә Татарстан һәм Мьянма сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга имза салынган иде – бу вакыйга Татарстан Республикасы делегациясенең Мьянма Берлеге Республикасына визиты кысаларында узды. Документлар Мьянма белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә хезмәт итәчәк дип көтелә.