ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2013 ел
чәршәмбе

Сүз киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "МЕТТЭМ" компанияләре төркеме президенты Виктор Сапрыкин очрашуда сөйләштеләр.

Очрашу Татарстан республикасы Хөкүмәт Йортында үзды.

"МЕТТЭМ" компаниясе якынча инде 24 елдан артык эшләп килә, бүген компанияләр төркеменә егермегә якын инновацион проект керә (www.mettem.org). Киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проектын кече һәм урта бизнес субъектлары өчен шартлар тудырылган "Чистай" индустриаль паркы мәйданчыгында тормышка ашыру тәкъдим ителә.


12
август, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 23 июлендә чыккан №252-ФЗ "Россия Федерациясенең Бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның Россия Федерациясенең бюджет законнарын бозган өчен җаваплылыкны хокукый тәртипкә салу системасын камилләштерүче нигезләр үз көченә керде.

Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.

Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Мексика белән хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеге турында белдерде. Безнең хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде, сезнең ил бизнесы белән багланышлар да урнаштырылган, хәзер аларны үстерү мөһим, дип әйтте ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә Татарстан республикасының Мексика Кушма Штатлары белән тышкы товар әйләнеше зур түгел, 2012 елда Мексикага күбесенчә вертолетлар җибәрелде, шулай ук нефть химиясе сәнәгате продукциясе.  

Моннан тыш, фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек бар - К(И)ФУ Мексиканың ике вузы белән хезмәттәшлек итә.

Мексика Кушма Штатлары белән перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов машина төзү өлкәсендә хезмәттәшлекне атады. Ул Татарстан территориясендә "КАМАЗ" ААҖ, "Форд-Соллерс" кебек предприятиеләр эшләгәнен искәртте.

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында Россия һәм чит ил инвесторларының биш яңа проекты каралды. Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

"Алабуга" МИЗ резидентлары «Интерскол» һәм «Алабуга-Моторс» компанияләре эшчәнлекләрен киңәйтәләр һәм "Алабуга" МИЗ территориясендә активлыкларын арттыралар. «Интерскол» техник-кертелмә эшчәнлек алып бара башлый һәм "Интерскоп инжиниринг үзәге" тармаклы инженер-сынау үзәген оештырачак, бу масштаблы тәҗрибә-конструктор эшен алып барырга һәм елына 15 яңа эшләнмәгә хәтле массалы җитештерүне башларга мөмкинлек бирәчәк. Инжиниринг үзәге "Синергия" индустриаль паркының бер модулендә ачылачак.  

Үз чиратында, «Алабуга-Моторс» (махсус техника җитештерү) "Форд" автомобильләре һәм берничә башка марка махсус транспортларына базалы шассины өстәмә җиһазлау производствосын оештырачак: маршрут таксиларына, ашыгыч медицина ярдәме машиналарына, төреле санда сыйдырышлы балалалар йөртүче автобусларга, электро-автомобильләргә һәм газда эшләүче двигательле автомобильләргә.

РФ Хөкүмәте ит җитештерүне үстерү буенча региональ программага каралган 1,8 млрд. сумны төбәкләр арасында бүлде.

"Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү дәрәҗәсенә карата субсидияләрне нәтиҗәле тоту ел саен бәяләнеп килә. Күрсәткечләр Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Россия Федерациясенең югары башкарма дәүләт хакимияте органнары белән килешүендә каралган", - диелгән документка булган белешмәдә.

Татарстан әлеге масксатларга 2,5 млрд. сум акча алачак.  


7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеләренең финанс органнары җитәкчеләре һәм белгечләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча статистик хисап формалаштыру һәм бирү, хезмәт хакын арттыру һәм учреждениеләр турында белешмәләрне Россия Федерациясенең Рәсми сайтында урнаштыру мәсьәләләре тикшерелде.

5
август, 2013 ел
дүшәмбе

Иннополис, Кама инновацион кластеры һәм инжиниринг үзәкләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов катнашты.

А.Иванов киңәшмә башында билгеләп үткәнчә, Татарстан федераль үзәк өчен дәүләтнең инновацион сәясәтендә төп регион гына түгел, ә инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең бөтен формалары кулланылган модель-мәйданчык та әле.

"Безгә ниндидер үзәк булдыру, Татарстан Республикасында полигон оештыру турында уйларга кирәк, анда без инновацион сәясәт өлкәсендә дәүләт ярдәменең тәҗрибәсе белән уртакалаша алыр идек, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына Андрей Иванов. – Сезгә карап өйрәнеп була, сезнең инде нәтиҗәләрегез бар”.

Вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде: махсус икътисадый зона үсеше, университетны оештыру һәм шәһәр инфраструктурасын булдыру турында хәбәр итте.


2
август, 2013 ел
җомга
 Fitch Ratings Татарстан Республикасының озак вакытка рейтингын чит ил һәм милли валютада  «BBB-» дәрәҗәсеннән «BBB» дәрәҗәсенә кадәр арттырды һәм кыска вакытка рейтингны «F3» дәрәҗәсендә раслады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төмәнгә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Документка имзаны Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев салды.

Килешүгә имза салыр алдыннан кыска чыгышында Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев Рөстәм Миңнехановны сәламләде һәм Татарстан Хөкүмәтенә Төмәнне XIII федераль Сабантуй уздыру урыны итеп сайлаган өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең Татарстан белән элемтә күптәнге, - дип белдерде Владимир Якушев. – Татарстан нефтьчеләре Көнбатыш Себер нефть комплексының чишмә башында тордылар".

Өлкә башлыгы искә төшергәнчә,1998 елда Татарстан белән Төмән өлкәсе арасында хезмәттәшлекнең төп принциплары турында шартнамә төзелгән булган инде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равиль Моратов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International