ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпләп сату тармакара агросәнәгать үзәге проекты инвестор компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, FGN Capital фондының Директорлар советы рәисе Александр Халдей һәм башкалар катнашты. Искәртеп үтик, Напомним, күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проектын "Яңа Тура" технополисы территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. 

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Россиянең V Халыкара икътисадый саммиты һәм ИХОның (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) 2013 елгы”KazanSammit”ына әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә оештыру киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан таможнясы һәм “Казан” халыкара аэропорты вәкилләре, РФ Федерация Советы вәкиле Андрей Бакланов катнашты.

Искә төшерәбез, бу саммит ел саен Татарстан Республикасы башкаласында 2009 елдан уздырыла, быел ул Казанда 2-3 октябрьдә булачак.

20
август, 2013 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак дөнья икътисады һәм аерым илләр икътисады өчен 2008 елда булган кризис кабатланмыячак дип уйлый.

 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков AECOM компаниясе вәкилләре - AECOM Россия һәм БДБ “Транспорт инфраструктурасы” юнәлеше директоры Владимир Аветисян һәм “AECOM Россия” идарәчесе Энтони Янг белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин, “Россия 2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешманың Казандагы бүлеге җитәкчесе Михаил Леонов һ.б. катнашты.

19
август, 2013 ел
дүшәмбе

Пакистан Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләлр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттәхов катнаштылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Пекистан белән үзара сәүдә-икътисадый багланышлар тарихы барлыгын билгеләп үтте. Аерым алганда, Казан вертолет заводы Пакистан өчен вертолетлар төзи, ә Карачи шәһәрендә "КАМАЗ"ларны җыю производствося эшләп килә. ТР Президенты Пакитсан җитәкчелегенә Татарстан Республикасының башка продукциясенә дә игътибар итәргә тәкъдим итте.

"А Плюс Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Петр Гавырин белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шәһивәлиев катнаштылар.

"А Плюс Девелопмент" компаниясе клиентларга индустриаль милек (сәнәгать предприятиеләре цехлары, складлар) булдыру һәм модернизацияләү буенча тулы хезмәтләр җыелмасын тәкъдим итә. Компаниянең гамәлгә ашырылган проектлары арасында - Санкт-Петербургта "Скания" автозаводы өчен бинаны, Колпинода техник газлар станциясен модернизацияләү.


15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елның 15 августында 2014-2016 елларга Татарстан Республикасының тупланма бюджеты фаразын формалаштыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре белән киңәшмәләр уздырылды. Министрда узган киңәшмәләрдә ТР Сәламәтлек саклау, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасында 1-25 августта уздырылучы "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясе кысаларында, бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департменты хезмәткәрләре Лаештагы сукыр һәм начар күрүче балар өчен 3-4 типтагы махсус мәктәп-интернатта укучы балалар өчен канцелярия товарлары һәм 1-4 сыйныф укучылары өчен махсус өстәл-парталар китерде, болар барысы да хезмәткәрләрнең үз акчаларына сатып алынды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре Григорий Рапота белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Яклар алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерик, кичә Казандагы сәфәре барышында, Григорий Рапота ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Свияжск утрау-шәһәрчегенә барды.


14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 14 августта муниципаль район һәм шәһәрләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның 7 аенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2013 елның августында көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә шулай ук 2014 елга җирле бюджетларның керем өлешен формалаштуры мәсьәләләре дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International