ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2012 ел
чәршәмбе
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы коллегиясенең 2012 елның беренче яртысында төзелеш комплексы эшләгән эшләргә йомгак ясау һәм Татарстан Республикасында индустриаль йорт төзелеше үсешенең перспективалары буенча күчмә утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, Татарстан Республикасы хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинетының җаваплы эшчеләре, Татарстан Республикасының Дәүләт Советыннан вәкилләр, Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларның башлыклары катнашты
Бүген Татарстан җитәкчелегенә Казанда Иннополис яңа шәһәре төзүнең RSP Architects Сингапур компаниясе әзерләгән җентекле мастер-планы тәкъдим ителде. Мастер-планны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар, төзелеш һәм проектлау оешмалары җитәкчеләренә Хөкүмәт Йортында RSP Architects компаниясе директоры Лиу Тай Кер тәкъдим итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачканда агымдагы елның апрель ахырында Иннополисның мастер-планы проекты тәкъдим ителүен искәртте. Шул вакыттан алып, 3 ай дәвамында республиканың профильле министрлыклары, проектлау оешмалары белгечләре белән бергә RSP Architects Сингапур компаниясе тарафыннан мастер планны детальләштерү һәм эшләп бетерү буенча зур эш башкарылган. 9 июньдә яңа шәһәрнең нигезенә символик “флешка” салынды.

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Россиянең Федераль салым хезмәте хәрби хәрәкәт очрагында кулланырга тиешле җиһазларны тоту өчен казнадан акча алучы предприятәләр барлыгын ачыклады.

Ведомствалар мобилизацион әзерлек алып бару программасында катаншып Россия бюджетыннан салымны кире кайтаруны сораучы фирмаларны төптән тикшерә башлады.


30
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Республика финанс министрлыгында тармаклы министрлык һәм ведомство белгечләре белән хезмәт хакын яңа система белән түләү һәм мәгариф, мәдәният, социаль өлкәдә норматив финанслау мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә узды. Әлеге өлкәдә уздырылган чараларга нәтиҗәләр ясалды һәм киләчәккә бу юнәлештә нинди эшләр алып барылачагы билгеләнде. 

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең беренче яртыеллыктагы бюджеты үтәлеше тикшерелеп, август аена бюджет кабул ителде.

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең узган ярты елдагы эш нәтиҗәләре хакында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, 2012 елның языннан дөньяда икътисади кризисның яңа дулкыны чыгу ихтималы хакында актив фикер алышулар бара. Шул ук вакытта Россия һәм Татарстан статистикасында икътисади кризис билгеләре сизелми. Узган 6 айда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү индексы 106,4 процент тәшкил иткән. Төзелеш эшләре күләме 9 процентка, ваклап сату әйләнеше – 20, реаль хезмәт хакы күләме – 16 процентка арткан. Эшсезлек кимегән.

28
июль, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 27 июльдә ТР Икътисад министрлыгы, республиканың тармаклы министрлыклары, ТР буенча Федераль Салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында 2013-2015 елларда эре салым түләүчеләрдән керүче керемнәрне фаразлау буенча киңәшмә узды.  

27
июль, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе хуҗасы Нил Смит һәм “Союз-Виктан” (Украина) компаниясе Директорлар советы рәисе Андрей Охлопков белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте, анда “Крымская водочная компания” генераль директоры Джонатан Вейл, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР этил спиртын, алкоголь продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контроле тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, “Холдинговая компания “Ак Барс” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов катнашты.

26
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия хезмәт министрлыгы агымдагы елның 1 августына хәтле бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы системасын үзгәртү проектын әзерләргә тиеш.  Аның нигезендә нәтиҗәлекле контракт, ягъни бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы аның эш нәтиҗәлелелегә бәйле. Бюджет учрежденияләре җитәкчеләренең хезмәт хакы хезмәткәрләрдән торачак. Бу турыда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу буенча Россиянең өчкырлы комиссиясе утырышында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм эшмәкәрлек җәмгыяте, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре вәкилләре белән төбәктәге социаль-икътисади вәзгыять буенча фикер алышты.

Путин очрашуны ачып Рөстәм Миңнехановка сүз бирде, ә ул үз чиратында республикадагы вазгыять турында белдерде. “Әлбәттә, төп бурыч – яшәү сыйфатын күтәрү, Сез билгеләгән инновацион үсеш юлын гамәлгә куябыз һәм куячакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Иң мөһиме – безнең гражданнарның имин тормышта яшәве. Сез югары һөнәри белемлеләр өчен 25 млн. эш урыны булдыру бурычын куйдыгыз. Без үзебез өчен бу санны 750 мең кеше дип билгелибез. Әлбәттә, бу гамәлдәге производстволарны, машина төзелеше комплексын, нефть химиясе комплексын модернизацияләү, алар - яңа өлкәләр, нанотехнологияләр, IT. Шул ук вакытта яшь буын, махсус икътисади зонадагы яңа предприятиеләр, безнең технопарклар бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирә дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International