ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының финанс министрлыгында «Standard & Poor's» халыгара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашу узды.  


21
май, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылышта утыз сигезенче утырышы узды.

20
май, 2008 ел
сишәмбе

Коммуналь инфрасуктура объектларын яңарту өчен быел Рәсәй регионнары 6 миллиардтан артык акча алачак. РФ Премьер-министры Владимир Путин 2008 ел федераль бюджеты һәм 2009-2010 план периодында "Коммуналь инфрастуктура объектларын яңарту" подпрограммасын тормышка ашыру өчен каралган чаралар чараларны бүлү тәртибен раслады. Әлеге әмер текстында федераль үзәк РФ 61 субъектына субсидия биреләчәге язылган.


14
май, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы финанс Министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарына ачык конкурс игълан итә.  
Fitch халыгара рейтинг агентлыгы Татарстан рейтингын күтәрде: чит ил һәм милли валютада бурычлары буенча - озак вакытка - "BB+" тан " "BBB-"га хәтле, аз вакытка - чит ил валютасында - , "B"  дәрәҗәсеннән "F3" кә хәтле.
Милли шкала буенча озак вакытка рейтинг "AA+(rus)" дәрәҗәсендә сакланып калды. Чит ил һәм милли валютада озак вакытка рейтинг һәм озак вакытка милли рейтингта "Тотрыклы"лык сакланып калды.
Регионның финанс тотрыклылыгы, аның стратегик үсеше һәм алдагы елларга перспективасы турында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Известия" газетасына биргән интервьюсында сөйләде.


28
март, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Финанс министрлыгында министр урынбасарлары Лариса Макарова һәм Рифнур Сөләйманов җир салымын начар җыючы районнар белән киңәшмә үткәрә.

27
март, 2007 ел
сишәмбе
Бүген җәмгятьнең директорлар Советы рәисе урынбасары рәислегендә "Нижнекамскнефтехим" ААҖ ның  директорлар Советы утырышы узды. Әлеге утырышта ТР финанс министры Р.Р.Гайзатуллин да катнашты.

17
март, 2007 ел
шимбә
Безнең ресубликада социаль ипотека программасы 2005 елдан тормышка ашырыла. Әлеге уникаль программаның Россиядә аналоглары юк. Программаның уникальлеге түбән процентлы ставка (елына 7 процент), 28 елга хәтле кредит алу, бала тугач 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алудан гыйбарәт.

16
март, 2007 ел
җомга
Бүгенге киңәшмәнең максаты - 2 ай өчен бюджет үтәлешен, җир салымын җыйганда туган сорауларга җавап эзләү, белем бирү йортларындагы оптимизация нәтиҗәләрен һәм бюджет кодыксындагы үзгәрешләр белән таныштыру.  

15
март, 2007 ел
пәнҗешәмбе

Киңәшмәдә шулай ук Салым Кодексындагы үзгәрешләр һәм җир салымын җыюда туган мәсьәләләр тикшереләчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International