2008 елның 1 гыйнварыннан норматив финанслауга күчү уңаеннан белем бирү учрежденияләре бюджет сметасынна өстәмә 512 млн сумга якын акча алачак. Бу турыда Чаллыда узган Татарстан Республикасының белем бирү учрежденияләредә норматив финанслауны кертү проблемаларына багышланган киңәшмәдә Радик Гайзатуллин белдерде.
28 майда Казан Дәүләт Финанс - икътисад институты базасында мәктәпкәчә балалар өчен учрежденяләрдә норматив финанслауны практик куллану буенча өстәмә семинар узды.
Семинарга норматив финанслау белән шөгыльләнүче финанс органнары һәм мәгариф бүлеге белгечләре генә чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы торак йортларында капиталь ремонт мәсьәләләре буенча видеоконференция реңимында чираттагы киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.
Нефть секторына салым йөгенең кимүе милли байлык фондына керемнәр кимүенә һәм бюджет керемнәрендә чагылмыячак. Бу турыда, Президиум чыгарган карарны аңлатканда, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, финанс миистры Алексей Кудрин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүнең расланган графигы нигезендә квартал саен финанс мәсьәләләре буенча гражданнарны мәгълүмати-консультацион кабул итү үткәрелә.
26 майда Казанда узган "Татнефть" Ачык Акционерлык Җәмгыятенең (ААҖ) директорлар Советының чираттагы утырышында "Татнефть" ААҖ 2008 елның I кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре, Татарстаннан тыш, Рәсәй Федерациясендә һәм чит илләрдә проектларның томышка ашырылуы, 2007 ел нәтиҗәләре буенча акционерларның гомуми җыелышына әзерлек һәм башка мәсьәләләр каралды.
24 май көнне "Батыр" спорткомплексында дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт итү оешмаларында эшләүче проф берләшмә әгъзалары арасында "Әти, әни, мин - спортчан гаилә" исемле гаилә эстафетасы уздырылды. Эстафетада ТР финанс министрлыгыннан Петровлар гаиләсе катнашты.