ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2024 ел
чәршәмбе

«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар карала.

Җиңү көненең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаменты хезмәткәрләре «Хәтер дивары» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар һәм Департамент стендына үзләренең якын туганнарының – Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын урнаштырдылар. Шулай ук Департаментында “Җиңү көне балалар күзлегеннән” темасына балалар рәсемнәреннән торган күргәзмә дә оештырылды.


7
май, 2024 ел
сишәмбе

 “Минем бизнес” үзәге кондитерлык һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә.


6
май, 2024 ел
дүшәмбе

 «Минем бизнес» һәм Экспортка ярдәм итү үзәкләре ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» бәйгесенең төбәк этабында катнашу өчен гаризаларны кабул итү вакыты озайтылуы турында хәбәр итә.


4
май, 2024 ел
шимбә

2024 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы территориясендә Боровое Матюшино бистәсе янында агачлар утыртуда катнаштылар.


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль (сәнәгать) паркларның инженерлык, энергетика һәм юл инфраструктурасын төзүгә, модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә 486,4 млн.сум бүлеп бирелде.


1
май, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның гыйнварына Россиядә 11 меңгә якын социаль предприятие теркәлгән. Шуларның 7,8 меңе – шәхсин эшкуар, 3,2 меңе – юридик затлар буларак эшчәнлек алып бара.


27
апрель, 2024 ел
шимбә

Спортның олимпия, паралимпия һәм сурдлимпия төрләре буенча Россия Федерациясе яки СССР җыелма командалары составында күренекле нәтиҗәләргә ирешкән, хезмәт стажы ким дигәндә егерме ел булган Татарстан Республикасы спортчыларына дәүләт социаль ярдәме күрсәтү максатларында гомерлек айлык дәүләт пособиеләре билгеләнде:

Татарстан Республикасында 2017 елдан башлап спорт мәктәпләре укучыларын, үзәкләштерелгән рәвештә спорт мәктәпләренә автобуслар сатып алмыйча, махсуслаштырылган транспорт компанияләре аша йөртү буенча аутсорсинг проекты гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 15 мартыннан 615-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан «хроник вируслы гепатит С» диагнозы куелган диспансер күзәтүе астында булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр биреләчәк: 2024 елда – 92 300,4 мең сум, 2025 елда – 91 205,6 мең сум, 2026 елда – 110 594,2 мең сум.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International