ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2023 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук республика һәм федераль төзелеш программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлау турында хәбәр итте.


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты.

Дәүләт газ тармагын үстерү һәм диверсификацияләү өчен җитәрлек чаралар һәм стимуллар җыелмасы тәкъдим итә. Газ тармагы өчен салым системасының алга таба адаптациясе Россия Энергетика министрлыгы кызыксынган ведомстволар белән берлектә эшләгән Энергетика стратегиясенә бәйле булачак.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Татарстан Республикасының Буа районыннан 13 яшьлек малайның яңа ел хыялын тормышка ашырды. Камил смарт-сәгать турында хыялланган.

Исегезгә төшерәбез, 18 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан «Теләкләр чыршысы» дигән традицион акция узды.


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елда җирле бюджетларның агымдагы һәм көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итүгә 20,7 млн. сум бүлеп бирелгән. Бүләкләр тапшырыла:

Бүгенге көндә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 6,3 миллионга җиткән, бу кече һәм урта эшкуарлык реестры тарихында рекорд булып тора. Бу хакта Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең генераль директоры Александр Исаевич "Яңа икътисад" конференциясендә чыгыш ясаганда белдерде.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика керемнәре тулаем алганда 57,8 млрд. сумга арта.

Агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан гомуми суммасы 67,9 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләншләрнең 93,8%), шул исәптән:


16
декабрь, 2023 ел
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International