ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2022 елда федераль бюджетка яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан кергән салым керемнәре суммасына бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлеге 12 төбәккә бирелде. Боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын хупладылар. Закон проекты беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителә.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 395,5 млрд.сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары белән таныштырды һәм 2023 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләде.


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законын тикшерүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты бюджетның керем өлешен 56,4 млрд. сумга арттыруны күздә тота.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр.

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын хупладылар.

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектларын тикшерделәр. 


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында 2024 елга, 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерү буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International