ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм иткән.


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 26-27 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елның гыйнвар-маенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2023 елның июль аенда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

“Минем бизнес” үзәге эшкуарларны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм  проекты буенча бушлай узачак «Сатуның эксперт ысулы» семинарында катнашырга чакыра.


23
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген КФУ мәйданчыгында «Заманча бизнес-белем: Россия һәм дөнья» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге яшь эшкуарлар өчен уникаль белем бирү программасы тәкъдим итә: «Яшьләргә бизнес» программасында катнашучылар үз эшләрен үстерү өчен 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр грантка гариза бирү мөмкинлеге алачак.

Бүген Татарстанда 2 млн 67 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу еллык планның 70% диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.


19
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 1 мартына кече һәм урта эшкуарлыкка кредит бирүнең «зонтик» механизмы буенча дәүләт гарантияләре күләме 107 млрд сумга җиткән, бу бизнеска 215 млрд сумлык заемнар җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.


16
июнь, 2023 ел
җомга

Россия Финанс министрлыгы хәзерге вакытта бюджет кагыйдәсен үзгәртергә теләми, әмма бюджет чыгымнарын төзәтү кирәк булганда кайбер тайпылышлар мөмкин. Бу хакта министрлык башлыгы Антон Силуанов белдерде.

Россия Финанс министрлыгы федераль бюджетка һәм РФ бюджеттан тыш дәүләт фондлары бюджетларына караган бюджет классификациясе кодларының яңа исемлеген раслады. 2023 елның 1 июненнән тиешле 80н санлы боерык министрлыкның рәсми сайтында бастырылган.

Татарстан Россия субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән соң 2 урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International