ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәккә Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында югары планканы сакларга ярдәм итүче өч мөһим юнәлешне атады.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

РФ Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов Петербург халыкара икътисади форумы барышында хәбәр иткәнчә, Финанс министрлыгы гомуми туклануның кече һәм урта предприятиеләре өчен кулланыла торган өстәмә кыйммәткә салымнан азат итү режимын башка тармакларга җәелдерергә әзер.

157н номерлы инструкциянең яңа редакциясе 2023 елның 1 гыйнварына исәпкә алынган объектлар буенча аналитик исәпкә алуга яңа таләпләр куя. Аерым алганда, 2023 елның 1 гыйнварыннан дебитор һәм кредитор бурычлары буенча исәп-хисапларны аналитик исәпкә алуны:

"Россия Финанс министрлыгының контроль-ревизия органнарына 100 ел: киләчәк турында диалог" сессиясе узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чара Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды һәм дәүләт финанс контроленә багышланды.

2023 елның 15 маеннан 14 июненә кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $54,57, яки тоннага $398,3 тәшкил иткән. North Sea Dated нефть бәясе шул ук чорда –  $75,46.

«Яңа шартларда төбәкләрнең финанс тотрыклылыгын һәм социаль-икътисади үсешен тәэмин итү инструментлары буларак бюджет һәм салым сәясәте" Петербург халыкара икътисади форумы сессиясендә финанс министры Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, икътисади турбулентлыкка карамастан, РФ субъектларының үз йөкләмәләрен үтәүдә һәм керем өлешен формалаштыруда кыенлыклары юк.


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак «Уңышка ирешү өчен башлау: үзмәшгульлекнең билгеле булмаган ресурслары» вебинарында катнашырга чакыра.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан халкы төзекләндерергә теләгән мәйданчык – ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлады. Онлайн-тавыш бирү барышында 400 меңгә якын кеше үз теләкләрен белдерде. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта киләсе елга нинди объектлар исемлеккә кертелүе һәм быел программа ничек үтәлүе турында сөйләделәр.

2022 елда федераль бюджет үтәлеше турында бюджет хисабы һәм еллык хисапны раслау турында закон проекты РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International