ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Казан, гадәттәгечә, республика икътисадына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.

Казан кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шәһәр икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 42,2% дип бәяләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте.


24
февраль, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру ничек баруын, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре, шулай ук башка проектлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Хөкүмәт салым ташламаларына хокукы булган IT-компанияләрнең икътисадый эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтте. 2023 елның 22 февраленнән  296 санлы тиешле карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылган.


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә  23 мәсьәләне кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Чиләбе өлкәсенең закон чыгару инициативасы.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2022 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмәсендә катнашты.


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Россия икътисады тулаем эчке продуктның 2% күләмендә планлаштырылган бюджетның кытлыгы чикләреннән чыкмаячак. Бу хакта сишәмбе көнне РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.


18
февраль, 2023 ел
шимбә

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 29,3 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.


17
февраль, 2023 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында илкүләм проектларның, республика һәм дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International