Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында 483,7 млрд сум тәшкил иткән. Әлеге чараларның 398,1 млрд сумы республика бюджетына, 85,6 млрд сумы җирле бюджетларга кергән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2026 елда 53 млрд сум юнәлдерү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджет турындагы республика закон проектына һәм ММИ Территориаль фонды бюджеты проектына икенче укылышка әзерләнгән төзәтмәләрне, шулай ук агымдагы елның 9 аенда республика бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләләрне карадылар. Комитет утырышы эшендә Татарстан Республикасы Рәисенең ТР Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.
Бүген Б Рәмие исемендәге ИТ-паркта Россия Салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров катнашты.
2025 елның 1 ноябренә салымнар буенча бурыч 12 688,1 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 902,8 млн.сумга яки 8% ка арткан.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 21 ноябреннән 979 санлы карары нигезендә 2025 елның 1 сентябреннән педагогик хезмәткәрләргә - яшь белгечләргә айлык кызыксындыру өстәмә түләү күләме 2 510,0 сумнан 10 000,0 сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, әлеге өстәмә түләү педагогик хезмәткәрләргә – дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә дә билгеләнгән.
Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 931,1 млн.сум тәшкил иткән (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 416,7 млн. сум һәм Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 8 514,4 млн. сум).
2025 елның 1 октябре белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч (259,0 млн.сумга) кимегән.
Яшь буын вәкилләре арасында туган телне һәм милли мәдәниятне популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларны уздыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 5,1 млн. сум күләмендә чаралар юнәлтелде.
Татарстан Республикасы бюджетына су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 103,8 млн. сум күләмендә субвенцияләр килеп иреште.
2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәрләргә эшкә килгән медицина хезмәткәрләренә бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләренә 143,8 млн.сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 83,4 (58%), Татарстан Республикасы бюджетыннан – 60,4 млн. сум (42%). 93 табиб һәм 39 урта медицина хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла.