ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Республикада алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының әлеге территорияләрне үстерү кысаларында төзелгән килешү шартларын үтәвен тикшереп тору эше оештырылган.


10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясендә, федераль бюджет чараларын җәлеп итеп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең нәтиҗәлелеген арттыру һәм бердәм стандартларга туры китерү максатларында аларны модернизацияләү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.


7
ноябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен җиде күчмә мобиль медицина комплексын сатып алу һәм файдалануга тапшыру белән бәйле рәвештә аларны эксплуатацияләүгә һәм аларга хезмәт күрсәтүгә чаралар бүлеп бирү турында карар кабул ителде.


6
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 29 ноябрендә Финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия чемпионатының Финанс грамоталылыгы буенча федераль кубогы узачак.  Гаризаларны casegames.ru/cup платформасында бирергә мөмкин.


5
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында чаралар гамәлгә ашырыла.


4
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм якынлашып килүче республикабыз дәүләт бәйрәме – Конституция көне белән котлыйм!

 

 


3
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Шәһәр яны тимер юл транспортыннан файдалана алу максатларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән тимер юл транспорты оешмаларына субсидияләр бирелә.

2022 елда эшләтеп җибәрелгәннән бирле операторы Кече һәм урта эшмәкәрлек Корпорациясе булган МСП.РФ цифрлы платформасы аша кече һәм урта предприятиеләр 101,3 млрд сумлык ташламалы финанслау алган. Бу вакыт эчендә аның финанс сервислары аша Россиянең барлык төбәкләреннән ташламалы микрозаймнарга, җиһазлар лизингына, югары технологияләр, станоклар төзү һәм робот техникасы өлкәсендә кредитлауның махсус программаларына 50 меңнән артык гариза бирелгән. Әлеге мәгълүматларны Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе матбугат хезмәтендә китерделәр.


29
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Быел республика бюджетының керем өлеше 71,4 млрд сумга тулыланды.

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 14 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International