ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

РФ тупланма бюджеты профициты агымдагы елның 1 гыйнварына 3,036 триллион сум тәшкил иткән. Бу хакта Федераль казначылык материалларыннан билгеле булды.


15
февраль, 2019 ел
җомга

«Moody's Investors Service» Халыкара рейтинг агентлыгы 2019 еның 12 февралендә Татарстан Республикасының рейтингын «Bа1» – (фараз «Тотрыклы») дәрәҗәсенә кадәр күтәрде.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Финанс базарлар һәм банк системасы тотрыклы, тышкы әҗәт дәрәҗәсе курынычсыз. Бу хакта РФ Хөкүмәте башлыгы  Дмитрий Медведев хәбәр итте.

Депутатлар “Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул итте. Документны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2018 елда РФ тулаем эчке продукты үсеше темпларының тизләнешенә бер тапкыр була торган факторлар шарт булып тора һәм алар тотрыклы түгел. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгының “Икътисад картинасы. 2019 елның гыйнвары” күзәтүендә әйтелә.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Россиядә илкүләм проектларга чыгымнар 2019 елдан алып 2024 елга кадәр 25,7 триллион сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт сайтында бастырылган мәгълүматтан билгеле булды.


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 9,8 %ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

2019 елның 9 феврале көнне Татарстан Респбликасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләре ел да уздырыла торган "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты.


8
февраль, 2019 ел
җомга

Россия Финанс министрлыгы Президент Владимир Путинның май указын гамәлгә кую буенча проектларга хосусыйдан алдан бирелгән гаризаларны формалаштырган. Финанс министры урынбасары Андрей Иванов хәбәр итүенчә, гаризаларның портфеле күләме 60 трлн сум диярлек булыр дип бәяләнә.

Рубльнең реаль нәтиҗәле курсы (инфляцияне исәпкә алып РФ төп сәүдә партнерлары валюталарына) 2018 елның декабренә карата 2019 елның гыйнварында 0,5%ка артты. Бу хакта РФ Үзәк Банкы материалларында әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International