ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы 2020 елга куелган бурычлар турында бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегия утырышында хәбәр итте.
РФ Хөкүмәтенә, Президент юлламасыннан соң барлыкка килгән яңа бурычларны исәпкә алып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм илкүләм үсеш максатларына ирешү планнарын ачыкларга кирәк булачак, дип белдерде РФ финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында.
Россия Финанс министрлыгы алдында бик зур бурычлар тора, шул исәптән аның карамагына Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкны тапшыруны исәпкә алып, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында.
Яңа Министрлар Кабинеты Россия икътисады үсеше темпларын арттыруга ирешергә тиеш, моның өчен башта эшкуарлык климатының җитди үзгәрешләренә ирешергә һәм яңа инвестиция климатын формалаштырырга кирәк, дип белдерде РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин.
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Халыкара валюта фонды 2020 елда Россия икътисады үсеше буенча фаразын 1,9% дәрәҗәсендә саклап калды, киләсе елда үсешнең 2% ка кадәр тизләнүен көтә. Бу хакта World Economic Outlook (WEO) Update дөнья икътисады буенча фондның гыйнвар докладыннан аңлашыла.
2019 елда РФ федераль бюджеты профициты якынча 1,967 трлн сум яки тулаем эчке продуктның 1,8% ын тәшкил иткән. Бу хакта Финанс министрлыгы сайтындагы материалларда әйтелә.
Standard & Poor 's халыкара рейтинг агентлыгы РФ суверен кредит рейтингын "BB-" дәрәҗәсендә "тотрыклы" фараз белән раслады. Бу хакта шимбә басылган S&P хәбәрендә әйтелә.
2020 елга Татарстан Республикасында торак төзелеше программасы 2 млн. 979 мең квадрат метр күләмендә формалаштырылган. Бүгенгә 52 мең квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген "Корстон" кунакханә комплексы мәйданында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышның төп темасы "Хәзерге заманда Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру" булды.