Россия Банкы 2019 елда Россия тулаем эчке продукты үсеше темпы фаразын 1,2-1,7% дәрәҗәсендә саклап калган. Бу хакта РФ Үзәк Банкының директорлар советы утырышы йомгаклары буенча пресс-релизда әйтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстанның кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән традицион киңәшмә узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Чарада Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) Җитәкчесе Алексей Алешин да катнашты.
Илкүләм проектларның бурычы – Россия алгарышында алга киткән үсеш тәэмин итү. Алар Россия бизнесы өчен стимулга әйләнергә тиеш. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.
2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен эре җитештерүче – «Татспиртпром» АҖ компаниясе белән очрашу уздырды. Чарада җитештерү күрсәткечләре, Татарстан Республикасы тупланма бюджетына түләнгән акцизлар, шулай ук 2018 елның йомгаклары буенча һәм 2019 елга тәгаенләнгән фараз буенча көтелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре каралды.
Россия Хөкүмәте нефть тармагындагы салым маневрының һәм демпфирлый торган механизмның эшенең беренче нәтиҗәләрен ким дигәндә бары тик февраль ахырында гына ясый алачак. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Козак вәкиле Илья Джус җиткерде.
РФ Хөкүмәте киләсе алты елга бюджет чыгымнары эффективлыгын арттыру концепциясен раслаган. Тиешле боерык Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.
Нефть тармагында салым маневрын тәмамлау кысаларында эшләп киткән демпфирлый торган механизмнан йогынтыны ким дигәндә өч-алты айдан бәяләп булачак. Бу хакта РФ Финанс министрлыгы Таможня һәм салым сәясәте департаменты башлыгы Алексей Сазанов хәбәр итте.
Финанс министрлыгы төбәкләрнең финанс савыкландыру механизмын йомшартты. Ул төбәк аңа федераль бюджеттан трансфертларны бирү шартларын бозганда кулланыла. Бу хакта министрлыкның сайтындагы материалларыда хәбәр ителә.
2018 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Экологик акча керүләрдән һәм республиканың табигать ресурсларыннан файдаланган өчен хисап чорында1,1 млрд. сум кергән (углеводород чималын чыгаруга салымнан килгән табыштан башка). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Федераль табигатьтән файйдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.