Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда FIFA Җанатарлар фестивале тантаналы рәвештә ачылды.
Әгәр дә нефть һәм газга бәяләр хәзерге дәрәҗәләрдә калса, 2019 елда да РФ бюджеты профициты сакланырга мөмкин. Бу хакта беренче вице-премьер, финансы министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) 18%тан 20% кадәр арттыру РФ бюджетына 2019 елдан башлап елга өстәмә якынча 600 млрд. сум китерәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.
13 июнь көнне Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышы узды. Анда депутатлар ике закон проектын, комитетның беренче яртыеллыкта эше хисабын һәм аның 2018 елның өченче кварталына планын тикшерде.
Хөкүмәт бу атнада Дәүләт Думасына ягулыкка акцизларны киметүне һәм нефть продуктларына экспорт акчалата җыемы ставкаларын арттыруны күздә тоткан закон проектын кертергә планлаштыра. Бу хакта нефть продуктларына бәяләр мәсьәләсе буенча төбәкләр белән вице-премьер Дмитрий Козакның селектор киңәшмәсе кысаларында Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов хәбәр итте.
Финанс министрлыгы Хөкүмәткә инфраструктур инвестицияләр өчен яңа фонд булдыру турында закон проектын кертте. Бу хакта Федерация Советына финанс министры статс-секретаре Юрий Зубарев хәбәр итте.
Россия Финанс министрлыгы нефть тармагында салым маневрын гамәлгә кую нефть продуктларына бәяләр үсүгә китермәс кенә түгел, ә киресенчә махсус чаралар хәлне стабильләштерергә үк мөмкинлек бирер дип ышана. Бу хакта Финанс министрлыгының салым һәм таможня сәясәте департаменты директоры Алексей Сазанов хәбәр итте.
Татарстан Республикасында 8 июньгә 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 46,9%ы һәм ул үткән елның шушы чорына карата 113,8%ка үтәлгән.
Дәүләт Думасы чыгымнарның 61,9 млрд. сумга артуын һәм тулаем эчке продуктның 0,5% профицитын күздә тоткан 2018 елга федераль бюджет параметрларының үзгәрүе турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышы узды.