ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Илкүләм максатларга ирешү нәтиҗәлерәк булсын өчен дәүләт программаларын төзәтү процедурасын гадиләштерергә кирәк. Бу хакта беренче вице-пемьер, финанс министры Антон Силуанов РФ Финанс министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә чыгышы барышында хәбәр итте.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2019 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2019 март аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.


23
март, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

22 мартка республикада 642 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 26,5%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  


22
март, 2019 ел
җомга

РФ төбәкләрен һәм муниципаль берәмлекләрне илкүләм проектларны гамәлгә куюны мониторинглау системасына тоташтырырга кирәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов төбәкләр белән селектор киңәшмәсе барышында җиткерде.  

2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Еллык чагылышта Россиянең тулаем эчке продукты үсеше гыйнвардагы 0,7% белән чагыштырганда, 1,5% кадәр тизләнде, бу агымдагы елда икътисадый үсеш траекториясе көтелгәннән югарырак урнаша бара дигән сүз. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы нотыгында хәбәр ителә.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев министрларга бюджет инвестицияләрен бүлеп бирүне гадиләштерү буенча законга тәкъдимнәр әзерләргә кушты.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

РФ Хөкүмәте якын арада нефть тармагындагы салым маневрын төзәтү зарурлыгын тикшерәчәк, нефть продуктларына бәяләр белән кулдан идарә итүдән баш тартырга тырышачак. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Козак хәбәр итте.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев илкүләм проектларга бюджет ассигнованиеләрен 2019 елда файдалану буенча эшне тизрәк оештыруга юнәлтелгән йөкләмәләргә кул куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International