Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан оешмаларның күчемле милкенә салым гамәлдән чыгарыла. Салым кодексына тиешле төзәтмәләр үз көченә керде.
2019 елда хакимият инде 2015 елдан уздырырга планлаштырылган нефть тармагындагы салым маневрын төгәлләүгә керешә.
Россиядә өстәмә кыйммәткә салымның ставкасын 18 дән 20 процентка кадәр арттыра торган закон 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Шул ук вакытта документ бу салым буенча 10 яисә 0 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән барлык гамәлдәге льготалы ставкаларны саклый.
Татарстанда 2018 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу планның 100,3%ын тәшкил итә. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чаллы”, “Түбән Кама” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссиясе һәм ТР Инвестицион советының уртак утырышында катнашты.
РФ өчьеллык бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә куюга якынча 5,7 трлн сум планлаштырылган. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына интервьюсында хәбәр итте.
Россия рубленең тотрыксызлыгы турында сөйләргә нигез юк. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Дәүләт Думасы 9 гыйнварда ачылган язгы сессия кысаларында цифрлы икътисад өлкәсендә законны камилләштерү өстендә эшне дәвам итәргә уйлый. Бу хакта Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин “Россия-24” телеканалы эфирында хәбәр итте.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген Казанда “Корстон” кунакханә комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын тантаналы бүләкләү чарасы узды.