Халыкара рейтинг агентлыклары Татарстан Республикасы рейтингы буенча фаразны “уңай”га кадәр арттырды. Шулай «Moody's Investors Service Ltd» рейтинг агентлыгы линиясе буенча агымдагы елның гыйнвар аенда Татарстан Республикасы рейтингы буенча фаразның яхшыруына Россия Федерациясенең бурыч түләүгә сәләтлелек күрсәткечләре яхшыруы шарт булды.
Туризм өлкәсе соңгы елларда Татарстан икътисадының өстенлекле һәм көчле үсә торган тармакларының берсенә әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТРның Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә багышланган иде.
Бүген ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Утырышта 2017 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде.
19 гыйнварга Татарстанда 183,7 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, үткән елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2018 елның 19 гыйнварында ТР финанс министры Р.Р. Гайзатуллин «ТАИФ» компанияләре төркеменең эре нефть химиясе предприятиеләре, "Кварт" акционерлык җәмгыяте һәм энергетика предприятиеләре белән киңәшмәләр үткәрде.
2017 елның гыйнвар-декабрь айларында федераль бюджет үтәлешенең алдан санаулар буенча төп күрсәткечләре түбәндәгечә:
- тупланган керемнәр күләме - 15 089 465,1 млн. сум ягъни "2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең тулы күләменнән 102,5% тәшкил итә;
- чыгымнар үтәлеше - 16 425 836,5 млн. сум, ягъни "2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының тулы күләменнән, расланган росписьтән 98,2% тәшкил итә.
Очрашу вакытында предприятиеләрнең 2017 елда бюджетка түләүләре, шулай ук компанияләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2017 елда табышка салымны түләүнең кимүенә йогынты ясаган факторлар тикшерелде.
Ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 2017 елдагы эшчәнлегенә һәм 2018 елга бурычларны билгеләүгә багышланган иде.
Хөкүмәт якын киләчәктә салым йөкләмәсен арттыруны күздә тотмый. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.