2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Укучылар үзләрен финанс грамоталык буенча тематик олимпиадаларда сынап карый алачак.
Россиядә еллык инфляция Үзәк Банкның максатчан күрсәткече 4%ка 2018 елның икенче яртысында кайтачак. Бу хакта S&P халыкара рейтинг агентлыгының Россия буенча өлкән икътисадчысы Татьяна Лысенко җиткерде.
Әгәр йөкләмәләрне тәэмин итүнең финанс чыганагы дәүләт милке объектларына капиталь салуларны финанслашуга субсидияләр булса, озату кулланыла дип искәртелә.
2018 елның беренче сәүдә көнендә Мәскәү биржасында доллар курсы рубльгә карата, аннан алдагы сәүдәнең ябылу дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 3 тиенгә арткан һәм 57,66 сум тәшкил иткән.
1 гыйнвардан Россиядә бюджет кредитларын 7-12 елга реструктурлаштыру программасы эшли башлый. Бу төбәкләргә киләсе ике елда якынча 430 миллиард сум экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Утырышта катнашучылар 2018-2020 елларга “Татспиртпром”ның алкоголь продукциясен үстерү һәм гамәлгә кую стратегиясен тикшерделәр.
РФ Президенты Владимир Путин Бюджет кодексына үзгәрешләр керткән һәм бюджет процессын камилләштерүгә йөз тоткан федераль законга кул куйды. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми порталына урнаштырылган.
Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Ул 2017 ел нәтиҗәләренә һәм киләсе елга куелган бурычларга багышланган иде.