ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы яңа саклык сертификатларын планлаштыра. Алар гади кертем шартларында Банкка кертемнәрне иминләштерү агентлыгында иминләштереләчәк. Бу хакта Россия төбәк банклары ассоциациясе конференциясендә РФ Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Транснефть" - безнең стратегик хезмәттәшебез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Транснефть-Прикамье" компаниясе офисының яңа бинасы ачылу тантанасында. Чарада катнашу өчен Казанга "Транснефть" ГАҖ президенты Николай Токарев килде.

2017-2025 елларга икътисадны тизләтү буенча Хөкүмәт планының төп идеясе шәхси базар инвестицияләре үсеше булачак. Бу хакта Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы корылтаенда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җиткерде.


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Ипотекага кредит алучыларга ярдәм итүче дәүләт программасы кысаларында Россия Финанс министрлыгы бурычка акчаны рубльләрдә алучыларга караганда, валютада ипотека алучыларга түләүне зуррак суммаларда башкару мөмкинлеген тикшерәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Энергияне сак тоту технологияләрен гамәлгә кертү эшенә барлык предприятиеләр дә керешергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында хәбәр итте.


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы иминият кертемен 22 процентка кадәр киметү һәм өстәмә кыйммәткә салынган салымны 22 процентка кадәр арттыру өчен чыгыш ясаган. Бу хакта Россия Федерциясе Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов белдергән.


10
март, 2017 ел
җомга

Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде.


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе финанс министрлыгына проект финанслау фабрикасын булдырырга кушты.

1 июльдән Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы дәүләт сатып алулар системасын җайга салу буенча функцияләрен Россия Федерациясе Финанс министрлыгына тапшырачак.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» КССКда узган «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты семинарының пленар утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International