ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

2025 елда дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем алучы укучыларны түләүсез кайнар аш белән тукландыруны оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу максатларга агымдагы елда 2 765,4 млн. сум юнәлдерү планлаштырыла, шул исәптән:


18
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа финанс министрын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының яңа финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген иртән республиканың финанс министры вазифасыннан киткән Радик Гайзатуллинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

2025 елда «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының һәм дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең эшчәнлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 88,9 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында акцизлар 44,6 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 101,3% ы) тәшкил итте, шул исәптән:


15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында» 2020 елның 14 маеннан 387 санлы карары кысаларында республикада авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.


14
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы ашыгыч медицина ярдәме хезмәте автопаркын 37 яңа ашыгыч ярдәм автомобиле белән тулыландыру планлаштырыла.

 

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым 191,5 млрд.сум күләмендә тупланды, шул исәптән ТР бюджетына – 133,9 млрд. сум, җирле бюджетларга – 57,6 млрд. сум җыеп алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International