Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар бюджет өлкәсендәге законнар белән бәйле бер төркем мәсьәләләрне һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының тиешле тикшерүләрен карады.
Утырышны комитет рәисе Леонид Якунин алып барды, ул финанс тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән - 8 сентябрь көнне Россиядә уздырылучы финансистлар көне белән котлады.
Көн тәртибенең беренче пункты буларак парламентарийлар Татарстан Республикасы Бюджет Кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта тикшерде.
Икенче мәсьәлә - 2016 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
2016 елның берече яртыеллыгында Татарстан Республикасы тупланма бюджетына тупланган салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум тәшкил иткән, бу еллык планның 58 %.
Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмебез - Финансистлар көне белән котлыйм!
Икътисад үсешендә кризис шаукымына бәйле кайбер авырлыкларга да карамастан, Татарстан Республикасының социаль-икътисади торышы тотрыклы рәвештә яхшыра бара. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләр рәтенә керә. Боларның барысында да Сезнең өлешегез дә бар, республика финансистлары.
2016 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Данил Волков "Татнефть" ГАҖ, "ТАНЕКО" АҖ һәм нефть табучы кече компания вәкилләре белән 2016 елда көтелүче финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре һәм Татарстан Республикасы тупланма бюджетына кертемнәр, шулай ук 2017 елга фаразлар буенча киңәшмәләр уздырды.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы 2016 елның 1 гыйнварыннан 31 августына кадәр вакыт аралыгында Резерв фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерә.
Резерв фонды
2016 елның августында 2015 елның 14 декабреннән "2016 елга федераль бюджет турында" 359-ФЗ санлы Федераль закон һәм 2016 елның 1 апреленнән "2016 елда резерв фонды акчаларын федераль бюджет дефицитын каплауга тоту турында" Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 104 санлы боерыгы нигезендә Резерв фондның чит ил валютасындагы акчаларның бер өлеше Россия Банкының исәп-хисап счетларыннан, тәгаенләгәндә 2,92 млрд. АКШ доллары, 2,46 млрд. евро һәи 0,31 млрд. стерлинг фунтлары 390,00 млрд. сумга ашырылды. Кергән акча федераль бюджетның бердәм исәп-хисап счетына күчерелде.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә фондның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.
2016 елда Россия законына төзәтмәләр кертүгә бәйле рәвештә Фонд уставында үзгәрешләр булды. Бу мәсьәлә буенча ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов доклад ясады.
ТР Инвестицион-венчур фонды сәнәгатьне үстерү фонды вәкаләтләрен башкара, шулай ук фәнни, фәнни-техник, инновацион эшчәнлеккә ярдәм фонды булып тора. Хәзерге вакытта Фонд органнары структурасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Попечительлек советы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Күзәтчелек советы – югары коллегиаль орган, Эксперт советы, Ревизия комиссиясе һәм башкарма органнардан тора.
2016 елның гыйнвар-август айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 39,36 доллар тәшкил итте.
2015 елның гыйнвар-август айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 55,43 доллар тәшкил иткән иде.
2016 елның август аенда Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 43,90 доллар күләмендә урнашты, бу 2015 елның августы белән чагыштырганда 1,04 тапкыр кимрәк (баррель өчен 45,63 доллар).
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды. http://minfin.ru/ru/##ixzz4JMLfnKgn
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты кысаларында "Татнефть"нең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы ачылу тантанасында катнашты.
Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген биредә үз тармакларында ярышларда җиңүче хезмәткәрләр җыелды. . Конкурста катнашучылар арасына эләгү һәр хезмәткәр өчен бик хөрмәтле һәм чыннан да һөнәрдә зур казаныш.
Татарстанда ел башыннан 1 млн 561 мең кв.м торак сафка кертелгән, бу планның 102 проценты. Соңгы атнада төзүчеләр 205 мең кв.м торак тапшырды. Бу хакта бүген республика Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры белдерде.
"Бүгенгә социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 181,9 мең кв метр булган 3154 фатирлы 79 йорт торгызылган", - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. Ветераннар өчен йортлар төзелеше дә дәвам итә. Ятим балаларга торак бирү мәсьәләсе дә хәл ителә. 2016 елда күп фатирлы инвестицион торак төзелеш программасына 99 йорт кертелде. Аларның 56 сы файдалануга тапшырылган, тагын 43 югары һәм урта дәрәҗәдә әзер. Быел республикада 9 мең аз катлы торак йорт төзелергә тиеш, 6 мең 258е әзер инде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхеанов рәиселегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта МИЗ резидентлары статусын алырга теләгән 5 ИТ-компания проекты каралды һәм расланды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 99,2 млн. сум.
Аерым алганда, ЦРТ төркеме сәламәтлек саклау өлкәсендә кеше-машина сөйләмле үзара элемтә интерфейслары нигезендәге интеллектуаль идарә системалары өчен Voice2Med платформасын эшләү буенча проект тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру медицина хезмәткәре телдән әйткән мәгълүматны реаль вакыт режимында текстка әйләндерү мөмкинлеген бирә, ул текст система тарафыннан автомат рәвештә расланган формадагы документка кертелә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.
"Быелның июнендә Россия Хөкүмәте карары белән Кама инновацион-территориаль җитештерү кластеры чигендә “ИнноКам” территориаль инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе расланды. Бу кластер 2012 елда өстенлекле кластерлар исемлегенә кертелде һәм сәнәгатьтә яңа технологияләрне актив куллануны күздә тоткан үсешнең яңа моделен гамәлгә ашыру ноктасы булырга тиеш", - дип искәртте Илдар Халиков.