ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бөек Британиянең  Евросоюздан чыгу мөмкинлеге Россия Федерациясендә финанс базарына һәм сум курсына тәэсир итүе бик шикле, дип фикер йөртә Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Стлуанов.

"Россия өчен бу (Brexit - ред.) финанс базарындагы торышка һәм валюталар курсы белән бүгенге хәлгә тәэсир итәр дип уйламыйм", - дип белдерде CNBC (Си-Эн-Би-Си) телеканалына биргән әңгәмәсендә Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов.

Бу турыда тулырак мәгълүматны Россия Федерациясенең финанслар министрлыгының рәсми сайтында рус телендә укый аласыз.

Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов фикеренчә, экологик яктан чиста транспорт тармагын ташламалы салым режимы юлы аша үстерергә кирәк.

"Салым салдыруга ташламалар юлы аша энергиянең альтернатиы чыганакларын стимуллаштыру вакыты ьитте инде. Шул ук транспорт салымын алыйк, мин аны үз хисабыма кабул итәм", - диде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов 2016 елда Петербургта халыкара икътисади форум кысаларында Сбербанкта эшлекле иртщнге аш барышында.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы нефть компанияләрен нефть чыгаруны үстерүгә генә түгел, ә югары сыйфатлы тирән эшкәртүне үстерүгә кертемнәрен булдыруды кызыксындыру эшләрен алып барырга тели. Бу турыда Россия Федерациясенең финанслар министры антон Герман улы Силуанов Петербургта узган халыкара икътисади форумда белдерде.

"Нефтяникларны кертемнәрне нефтянкага юнәлдерүгә генә түгел, ә химия, полиэтилен җитештерү һәм башка юлдаш саналган тармакларга да инвестицияләрен кертүгә кызыксыну уятырга кирәк", - диде ул.

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы Россия Федерациясенең  бюджеты кытлыгын тулай төбәк продуктының 1% кысаларында булуын мөмкин саный. катгый рәвештә балансланган бюджет булуы шарт түгел, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов. "Бездә тигез баланслаштырылган бюджет булуы турында катгый таләп юк. Бюджет дефициты тулай төбәк продуктының 1% кысаларында булса - әйбәт кенә яшәп була. Иң мөһиме, шушы кытлык илебезнең икътисадына басым ясамасын, резервларга йогынты ясамасын.! 


20
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте агымдагы елның көзендә хезмәт хакын конвертта түләү очракларын бетерү буенча тәкъдимнәрен Хөкүмәткә кертәчәк, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры антон Силуанов. "Бүгенге көндә Федераль салым хезмәте белән бергә хезмәт өчен "соры" түләүләрне күләгәдән чыгару буенча план әзерләнә. Әлеге план закон белән кабул ителгән карарларны таләп итәчәк. Әлегә нинди карарлар икәне турында сөйләмим. Тиешле тәкъдимнәрне агымдагы елның көзендә башта Хакимияткә, аннары инде Парламентка кертәчәкбез", - диде Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов.  

2017 елга нефть бәясен баррель өчен 40 доллардан күбрәк дип фаразлау бюджет өчен куркыныч уятырга мөмкин, дип фикерли Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов.

"Эш шунда ки, без бюджет цчен булган куркынычларны киметергә, аларны булдырмаска тиешбез. Әгәр дә без нефть бәясен баррель өчен илле доллар дип алып исәпләсәк, нефтькә бәя кимегән очракта без үзебез өчен маневр мөмкинлеге һәм резерв калдырмыйбыз", - дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов журналистларга.


18
июнь, 2016 ел
шимбә

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы 2017 елда эчке базарда чиста бурыч күләмен 1 триллион сумга кадәр арттырырга мөмкин, дип белдерде Россия Федерацяисенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов. "Агымдагы елда эчке базарда чиста бурыч күләме 300 миллиард сумга якын булса, киләсе елда ул триллион сумга җитәргә, хәтта аннан да артып китәргә мөмкин", - дип белдерде Антон Силуанов РБК телеканалына биргән әңгәмәсе барышында.

"Сорау: базар ничек башкарып чыгачак, базарда усалрак катнашу өчен кыска вакытлы бурычлар алып торыруга күчү туры килмәсме? Чөнки шундый зур бурычлар белән банклар 10-15 еллык дәүләт облигациясләренә кертемнәр ясарга риза булмыячаклар", - дип кисәтте Финанслар министрлыгы башлыгы.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы милли байлык фонды акчаларын тотуга юл куя, ләкин шулай да 1-2 триллион сум күләмендә фонд резервын саклап калуны кулай күрә, дип белдерде Россия Федерацисенең финанслар министры Антон Герман улы Силуанов. "Әгәр дә хәтерләсәез, мили байлык фондының бер өлешен - без аны Милли байлык фондының 60% кадәр дип расладык, без инфрастуктур проектларга кертә алабыз, ә калган өлеше - Резерв фонды акчасы кебек үк, бюджетның балансланган булуына тотыла ала", - диде Антон Силуанов РБК телеканалына биргән әңгәмәсендә.

Татарстан бюджеты 14 млрд 252 млн сумга артырга, шул ук вакытта керем өлеше 174 млрд 851 млн сум тәшкил итәргә тиеш, ә чыгым - 184 млрд 131 млн сум. 5 млрд 833 млн сумнан аз гына ким бюджет дефициты 9 млрд 280 млн сумнан артыкка үсәчәк.
 

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында "2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР законы проекты буенча фикер алыштылар.

Утырышта ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстан бюджетының керем өлеше, нигездә, түләүсез керемнәр исәбенә артачак. Аның күләме - 11 млрд 861 млн сум. Сүз субсидия, субвенция, бюджетара трансфертлар, федераль һәм төбәк бюджеттан бүлеп бирелгән акча турында бара.

2014 ел ахырында булган сумның тиз арада кискен генә ишелеп төшүе соңгы ун елда нефть һәм газ керемнәрен саксыз тотуга бәйле, дип белдерде Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов. Аның сүзләре буенча, Хөкүмәт алдында торган бурыч - шундый хәлләрне булдырмау.

Элеккеге Финанслар министры Алексей Кудрин моңа кадәр, җомга көнне Петербургта узучы Халыкара Икътисади форум барышында белдергәнчә, рус милли валютасының ике тапкырга диярлек ишелеп төшүе экътисади хакимият өчен һәм гомумән бөтен ил өчен хурлык. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International