Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2016 елның беренче дүрт аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның июнь аена бюджет расланды, агымдагы елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сүз барды.
2016 елның беренче өч аенда "Татнефть" ГАҖ ятмаларыннан 6 млн. 846 мең тонна нефть чыгарылды, бу узган елның шул ук чорына карата 5,4 % артык. Әшәлче ятмасында югары үзле нефть 119 мең тонна күләмендә чыгарылды. Барлыгы җылыту алымнарын кулланып 2016 елның 1 апреленә 1058 мең тонна югары үзле нефть чыгарылды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма советы утырышы узды.
Көн үзәгендә ТР Инвестицион-венчур фондының агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре иде. Аерым алганда, Совет Фондның 2015 ел өчен хисап документларын карады.
Төп докладны ТР Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть» АК» ААҖнең беренче вице-президенты Максим Гришанин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев, «Алубага» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Транснефть» компаниясе – республика өчен күптәнге стратегик партнер.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында депутатлар республика бюджеты һәм мәҗбүри медик иминиятләштерүнең территориаль фонды бюджетының 2015 елда һәм 2016 елның өч аенда (1 апрельгә торышы) үтәлеше турында хисап тикшерелде. Шулай ук утырышта җиңеләйтелгән салым салу системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен аерым ставкалар урнаштыру, салым салуның патент системасын кертү турында республика законнары да каралды. Моннан тыш, парламентарийлар хәмер базарын җайга салучы закон тәкъдимнәрен дә эшләп чыгарды.
Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре барлык муниципаль районнарда 2016 ел программасына кертелгән 830 объектның 720 дә башланган. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бу минутларда Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены бара. Аны ачу тантанасын уздыру өчен Болгар ислам академиясе төзелә торган урыннан берничә метр ераклыкта гына сәхнә урнаштырылган. Ул зәңгәрсу, яшкелт, сары һәм ак төсләрдәге татар милли бизәкләре белән бизәлгән иде. Тамашачылар өчен махсус эскәмияләр урнаштырылган. "Изге Болгар җыены" на килүчеләр өчен Болгар тарихын чагылдырган фильм төшерелгән. Ул сәхнәнең ике ягыннан экраннар аша күрсәтелде.
Kazansummit Россия белән ислам дөньясы илләре арасында очрашу һәм ачыктан-ачык сөйләшү урынына әверелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган эшлекле иртәнге аш барышында хәбәр итте.
Искәртәбез, саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында уза. Чараны оештыручылар мәгълүматы буенча саммитта 50дән артык ил вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек базарын күзәтү буенча штаб эшли, һәм атна саен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мониторингы төзелә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активы белән очрашуда белдерде.
Очрашу Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур., 9).
“Республикада төп туклану продуктларына бәяләр җитди күзәтелеп тора”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Татарстан - Россиядә 500 кВ егәрлекле югары вольтлы кабель җитештерә һәм аны сыный ала торган бердәнбер төбәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уникаль сынау станциясен беренче эшләтеп җибәрү чарасында игълан ителде.
Бу тарихи вакыйгада ТР Президенты, «ИНВЭНТ» компанияләр төркеме җитәкчесе, федераль министрлыклар вәкилләре, ДК продукциясен кулланучылар, шулай ук Германиянең "HIGHVOLT" компаниясе директоры Ральф Бергман катнашты. Нәкъ менә алар Татарстанны лаборатория өчен кирәкле җиһаз белән тәэмин иткән.
"Күптән түгел генә безнең хыял булган кайбер проектлар бу мәйданчыкта чынга ашырылды, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. - Без заманча кабельнең ничек җитештерелүен, сынаулар үткәрергә мөмкин булган лабораторияне күрдек. Хәзер без биредә Россия энергетика базары өчен төрле корылмалар җитештерергә сәләтле", - дип өстәде Татарстан Республикасы Президенты.
2016 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр аралыкта Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 41,788 доллар, ягъни тоннасы өчен 305,1 доллар тәшкил итте. Россия Финанслар министрлыгының исәп-хисаплары буенча Россия Федерациясендә нефтькә пошлина бәясе 2016 елның 1 июненнән 14,6 долларга күтәрелеп тоннасы өчен 80,6 долларга җитәчәк.
Югары лайлалы нефтькә пошлина 7,7 доллардан 9,6 долларга җитәчәк.