Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашу.
Искәртик, Бөтендөнья икътисадый форумы 2016 елда Швейцариядә 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә. Форумның төп темасы - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Форумда шулай ук региональ иминлек, климат үзгәрешләре, глобаль икътисадый үсешнең "яңа нормаль халәте", эре күпләп сату товарлары буенча вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз барачак.
Татарстанда суднолар өчен үзлелеге түбән булган ягулык реализацияләүгә каршы көрәшәчәкләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр итте. Искәртәбез, 2015 ел эчендә Татарстанда мондый ягулык сатучы 84 автомобильләргә ягулык салу станциясе ачыкланган.
Милли Байлык Фондын (МБФ) һәм Резерв фондын берләштерү Милли Байлык фондына инде кертелгән акчаларны үзенчәлекле исәпләүне алып бару сәбәпле техник яктан мөмкин түгел, дип фикрели Россия Федерациясенең финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак.
Моңа кадәр Россия Федерациясенең элекке финанслар министры Алексей Кудрин ике фондның аерым булуы максатчан түгел дип белдергән иде, чөнки алар белән идарә итүтә аермалыклар бик бәләкәй, ә Милли Байлык фонды пенсия системасының проблемаларын хәл итү өчен булдырылган иде, бу вакыт килеп җитте һәм аларны берләштерергә тәкдим итте ул.
2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзекләндерү планлаштырылган. 15 январь көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләгәнчә, ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елда 42 муниципаль районда капиталь ремонтланучы күп фатирлы йортлар объектларында 5 мең 577 инспекция тикшерүе үткәрелгән, нәтиҗәләр буенча 11 муниципаль берәмлектә 33 куркынычлык техникасын бозу факты ачыкланган. Министр сүзләренчә, алар арасында - югарыда эшләү кагыйдәләрен бозу (19), шәхси саклану чаралары булмау (11), саклау киртәләре булмау (2), югары басым баллоннарын сакалу һәм куллану кагыйдәлен бозулар (1).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Cognitive Technologies («Когнитив технологияләр») компанияләр төркеме президенты Ольга Ускова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты.
Безгә Татарстан чикләрен төгәл билгеләү зарур. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль теркәү, кадастр һәм картография дәүләт хезмәте идарәсене коллегиясендә белдерде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм элемтә министры Марат Әхмәтов, ТР буенча Баш федераль инстпектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.
Ведомствоның 2015 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе - ТР баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров хәбәр иткәнчә, хисап елында җир теркәү законнарын үтәү буенча 12 мең тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә 9,5 мең хокук бозу ачыкланган, 49 млн. сум күләмендә административ штрафлар салынган. Ведомство башлыгы сүзләренчә, республика территориясендә 2015 елда 200дән артык ком чыгару урыны ачкланган, аларның 168 дәүләт милкендә булган кишәрлекләрдә урнашкан. Оешмаларга һәм вазифаи затларга 3 млн. артык штрафлар салынган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" коммерциячел булмаган автономияле оешмасының Күзәтчелек советы утырышында катнашты.
СИА Күзәтчелек советын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды (Мәскәү өлкәсе, "Ново-Огарево" резиденциясе).
Утырышта Стратегик инициативалар агентлыгының 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар, аерым алганда Илкүләм технологик инициативаны гамәлгә ашыру, халыкара стандартлар нигезендә кадрлар әзерләү һәм эшлекле мөхитне яхшырту турында сүз барды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенең йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Төп докладны Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Вафин ясады. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык чаралар комплексы һәм 1млн. 100 меңнән артык татарстанлыга социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырылган.
2015 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 11%ка артып, 12 мең сум тәшкил итте, дип билгеләде докладчы. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу хөрмәтенә 75 меңнән артык сугыш ветераны һәм тол калган хатыннарның пенсия һәм матди тәэминаты дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар уздырылды. Эдуард Вафин белдергәнчә, 2015 нче елда пенсия һәм башка түләүләргә чыгымнар 175 млрд сумга якын булган, бу 2014 елның шул чорына караганда 25 млрд сумга артык.
Россия Федерациясенең бюджеты нефтькә бәянең ким булуына ияләшмәде әле, шуңа күрә илебезнең хакимияте бюджет сәясәтен үзгәртү өлкәсендә бер төркем карарлар кабул итәргә тиеш, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов. "Минем шуны әйтәсем килә, бүгенге шартларда илебезнең оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләре нигездә яңа шартларга адаптацияләнсә, бюджет исә, дәүләт компанияләре, дәүләт секторы бу шартларга адаптацияләләнергә тиеш әле. Безнең алда нәкъ шундый мәсьәлә тора, чөнки әгәр бу булмаса, икътисали торыш ягыннан караганда тискәре йогынтлыра булырга мөмкин", - дип белдерде Силуанов Гайдаров форумында чыгышы барышында.
Бүген Мәскәүдә «Россия һәм дөнья: киләчәккә караш» Гайдар форумы – 2016 кысаларында «Россия регионнарында инновацион бизнес» рейтингы тәкъдир ителде.
Рейтинг Россия Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХ һәм ДХ) тарафыннан Россия инновацион регионнары ассоциациясе катнашында (РИРА) әзерләнгән.
Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе рәисе Рөстәм Миңнеханов, РХХ һәм ДХ ректоры Владимир Мау, регионнар вәкилләре – РИРА әгъзалары, экспертлар катнашты.