Күчемсез милек өлкәсендә соңгы елларда тәртип булдырылса да, җир мөнәсәбәтләрендә эш бик күп әле. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде. Коллегия республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Министрлык коллективын 25 еллык юбилей белән котлап, Илдар Халиков, 2015 нче елда министрлык алдына куелган барлык бурычлар тулы күләмдә үтәлгән, - диде. Ул 2016 нчы елга билгеләнгән бурычларга тукталды. Аларның берсе – дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдәге предприятиеләрнең эшчәнлегенә контроль нәтиҗәлелеген арттыру. “Кызганычка каршы, муниципаль унитар предприятиеләр дәрәҗәсендә күп кенә контроль элементлары кулланылмый”, - дип белдерде ул.
Хәзерге вакытта мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан хисап алуны гадиләштергән система булдыру һәм аны мөмкин кадәр автоматлаштыру зарур.
Бүген Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179 нчы мәктәптә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый максат куйды.
Мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм укытучыларның эшен җиңеләйтү өчен матди чаралар һәм техник мөмкинлекләр табылачак. Хисапның кайсысы кирәк, кайсысы юк икәнен аңлау өчен, узган елда тапшырылганнарына анализ ясау зарур, дип саный Хөкүмәт башлыгы.
Татарстан Республикасында 2016 елда капремонт программасы буенча гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. м булган 830 күп фатирлы торак йортны төзекләндерү планлаштырыла.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
44нче номерлы ("Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында")гы һәм 223нче номерлы ("Аерым юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр сатып алу һәм хезмәт күрсәтү турында") федераль законнар кысаларында башкарыла торган сатып алуларның 2015 елда күләме 237 млн. сумга бәяләнә. Бу хакта ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитетының коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Ольга Редько хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россиядә күчемсез милек һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Castorama (“Касторама”) компаниясе директоры Мишель Шез белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин,ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Ике яктан да катнашучылар “Касторама” компаниясенең республика базарына чыгу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Кунакны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2016 елда гаилә институтын ныгыту һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә күбрәк игътибар итәргә йөкләде. Бу хакта ул ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырыш эшендә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Андрей Кигим, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, социаль иминиятләштерү идарәсе башлыклары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре директорлары һәм башкалар катнашты.
2015 елда мәҗбүри социаль иминият взнослары хисабына РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге бюджетына 12 млрд сумга якын акча алынган. Алдагы ел белән чагыштырган вакытта 129 млн сумга артыграк җыелган. Бүген учреждение координация советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, Фондның төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әнә шундый саннарны мисал итеп китерде.
Бүлекнең 2015 елдагы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим катнашты.
Инвестицияләрне җәлеп итү – гади генә мәсьәлә түгел, һәм ул безгә генә дә бәйле түгел, ул шулай ук дөньядагы тышкы сәяси вәзгыятькә, илдәге эчке вәзгыятькә дә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Чара бүген Казанда югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта узды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елда республика нефть-газ комплексы предприятиеләре эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстанда комплексның барлык база предприятиеләре дә 2015 елны табышлы тәмамлаганнар. Сатудан табыш үткән ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә арткан.
РФ Хөкүмәте кыска вакытка һәм озак вакытка стратегик эшчәнлекнең яңа планын әзерли, дип белдерде Россия Федерациясенең финанслар министры Антон Силуанов.
“Хөкүмәт эшчәнлегенең яңа стратегисен әзерләүне без кирәкле дип саныйбыз. Әлеге стратегия дәүләтнең булган мөмкинлекләреннән чыгып һәм яңа мөмкинлекләрне һәм яңа максатларны күздә тотып әзерләнәчәк һәм без үсешнең яңа сыйыат дәрәҗәсенә чыгачакбыз”, - диде министр.
“Икътисади блог – икътисади үсеш министрлыгы һәм финанслар министрлыгы яңа стретегия өчен тәкъдимнәр әзерләргә тиеш», - диде Силуанов Финанслар министрлыгының коллегиясендә чыгыш ясап.