“2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турындагы” ТР закон проектын кертү мәсьәләсе буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан закон проектының Татарстанның Бюджет кодексы нигезендә кертелүен билгеләп узды.
Радик Гайзатуллин билгеләп узганча, закон проекты нигезендә, бюджетның керем өлешен 10 млрд 274,4 млн сумга арттыру ниятләнә. 2015 нче ел өчен бюджет үтәлеше фаразлары буенча, республиканың салым һәм салымнан тыш керемнәрен 7 518,7 млн сумга арттыру күздә тотыла. Бюджетның чыгым өлешен 5,9 млрд сумга арттыру планлаштырыла.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың бөтен муниципаль берәмлекләре белән видеоконферецэлемтә режимында үтте. Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, ТР предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген предприятиеләрнең финанс нәтиҗәлелегенә бюджет керемнәре бәйле, ә алар, үз чиратында, дәүләт проектлары һәм программаларын гамәлгә ашыруны, РФ Президентының "май указларын" башкаруны, дәүләтнең социаль бурычларын үтәүне тәэмин итәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Инвесторлар клубы» утырышында катнашты. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче эре инвестиция компанияләре вәкилләре катнашты.
Бүген Казан ратушасында ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Идел буе федераль округында Татарстан Республикасы бюджетка иң күп акча кертә. Бу турыда бүген салым, казначылык һәм финанс органнарының берләштерелгән коллегиясендә ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде.
Икътисадта катлаулы вакытта финансистларның характеры бик шәп чагылыш таба. Бу фикерне бүген ТР Финанслар министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә Россия финанс министры Антон Силуанов белдерде.
Искәртәбез: чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген гражданнарны кабул итте.
Бу чара видеоконференция режимында узды, анда Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре халкының мөрәҗәгатьләре каралды.
Урыннарда гражданнарны кабул итүдә социаль өлкә, сәламәтлек саклау һәм төзелеш мәсьәләләрен кураторлык итүче башкарма хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә бүген ТР Хөкүмәте йортында узган ТР Инвестицион-венчур фонды попечительләр советы утырышында "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" XI республика конкурсы һәм "Идея-1000" инновацион проектлар программасына нәтиҗәләр чыгарылды.
Төп докладны ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов ясады. Ул билгеләгәнчә, "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" республика конкурсы унберенче тапкыр уздырыла.
2015 елның 12 декабрендә сәгать 10да Казан Ратушасында ТР Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Федераль казначылыкныж ТР буенча Идарәсенең берләштерелгән коллегиясе утырышы узачак. Анда агымдагы елның көтелүче нәтиҗәләре 12 декабрьдә тикшереләчәк.
Россиядә 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында 243,91 тонна алтын җитештерелгән (2014 - 246,1 тонна), шул исәптән: алтын табу - 196,87 тонна (2014 - 199,06 тонна), бер уңайдан - 14,10 тонна (2014 - 14,67 тонна), икенчел - 32,93 тонна (2014 - 32,36 тонна).