ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген ТР Хөкүмәте утырышында республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелде.

Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2016 елның гыйнвар-февраль айларында җирле бюджетларның үтәлеше күрсәткечләре һәм 2016 елның март аенда көтелүче күрсәткечләре буенча киңәшмәләр узды. Әлеге киңәшмәләрдә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге дәүләт учреждениясе, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казань» ЯАҖ белгечләре дә катнашты.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыру һәм ТРда "Ачык Татарстан" проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.

Бу чара ТР Министрлар Кабинетында булды.

Дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча башкарылган эшләргә нәтиҗәләр чыгарып, Илдар Халиков, Татарстанның бу өлкәдә элеккечә Россиядә лидер булуын билгеләде. Шуңа карамастан, үсешнең интенсив юлы кирәк, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев ведомстволарга сәнәгать оешмалары өчен кредит буенча ставкаларны субсидияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Сүз тышкы икътисад банклары һәм халыкара банклардан әйләнеш өчен алынган кредитларның ставкаларына субсидия турында бара, диелә министрлар кабинетының хәбәрендә.

Әлеге максат икътисадны модернизацияләү һәм инноваөион үсеш буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Икътисади ъсеш министрлыгы, Финанслар министрлыгы каршында куелды. Тәкъдимнәр 18 июльгә кадәр Хөкүмәткә кертелергә тиеш.   


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Шулай эшләргә өндәүләргә карамастан, 2018 елга кадәр Хөкүмәт салымнарны арттырырга җыенмый, дип белдерде Россия Федерацмясенең премьер-министры Дмитрий Медведев "Бердәм Россия" оештырган "Кандидат" мәгариф форумы барышында, дип хәбәр итә 28 март көнне РИА "Новости".

"Бүгенге көндә икътисадта четрекле хәлләр булуга карамастан, без моны аңлыйбыз, һәм тиешле сәяси карар кабул ителде... Әлеге карарның төп эчтәлеге бүгенге көндә Конституция буенча президентта булган вәкаләтләр кысаларында без 2018 елга кадәр салым йөкләнмәләрен күтәрү турында карар кабул итмиячәкбез, югыйсә моңа әйдәүчеләр булса да", - дип белдерде Медведев.  


26
март, 2016 ел
шимбә

2016 елда Татарстанда 194,5 мең граждан яшәүче 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


25
март, 2016 ел
җомга

24-26 март көннәрендә Казан Федераль университетында "2016-2018 елларда Татарстан Республикасында халыкның финанс белем дәрәҗәсен арттыру һәм финанс белемне үстерү" төбәк программасын эшләп җибәртү буенча урнаштыручы семинар уза. Әлеге программа Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгының "Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемне үстерүгә ярдәм" Проекты кысаларында тормышка ашырыла.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон" КСКК мәйданчыгында партнерлык банкингы буенча эш төркеменең өченче утырышы узды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, эш төркеме 2015 ел көзендә оештырылды, аны Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский җитәкли. Эш төркеме составында РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Россия министрлыклары һәм ведомстволары, финанс һәм бизнес даирәләр вәкилләре бар.  


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның март аенда Россиянең Финанслар министрлыгы һәм Росфиннадзор (2016 ел дәвамында аудитор оешмаларны тикшерү буенча Росфиннадзорның функцияләре Федераль Казначылыкка күчәчәк) Аудит эшчәнлекне бәйсез рәвештә җайга салу буенча Халыкара форумга (IFIAR – International Forum of Independent Audit Regulators) кушылды. Әлеге форум 2006 елда барлыкка килгән.

2016 елның 22 мартында Федерация Советының федератив төзелеш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Себер эшләре буенча Комитетның киңәйтелгән утырышында Россия Федерациясе субъектларының бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру буенча Россия Федерациясе Финанслар Министрлыгы тәкъдимнәре тикшерелде.

Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев үз чыгышында белдергәнчә, Министрлык төбәкләр буенча мәгълъматларны тикшергән. Аерым алганда, дәүләт программалары, дәүләт күрсәткән хезмәтләр, дәүләт сатып алулары һәм бюджетара транфертлар тикшерелгән. Министр урынбасары сөйләвенчә, дәүләт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү буенча тәҗрибәләре белән уртаклашучы актив субъектлар арасына Свердловск һәм Омск өлкәләре, Пермь өлкәсе, Санкт-Петербург керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International