Бүген ТР Дәүләт Советының 14 нче утырышында “2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты каралды. Бу мәсьәлә буенча ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән, шулай ук, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф дәүләт хакимияте органнарының җитәкче хезмәткәрләре өчен лекция укыды.
Лекция хәзерге финанс һәм геополитик шартларда икътисадның актуаль мәсьәләләренә багышланды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ел алдыннан мондый чаралар гадәтигә әверелә.
Үтеп баручы 2015 ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты белдергәнчә, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, сәнәгать продукциясе күләмнәре буенча республика үткән елгы дәрәҗәдән алгарак китте, социаль өлкәдәге барлык йөкләмәләр үтәлгән, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча күрсәткеч үткән елгы дәрәҗәдән артып китә.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Илдар Халиков үзенең чыгышында билгеләп узганча, соңгы елларда республикада предприятиеләр һәм оешмаларның, халыкара идарә стандартлары нигезләнеп, әйдәп баручы дөнья җитештерүчеләре белән икътисади интеграциясе күзәтелә. Аның сүзләренчә, бу процесста конкурсның да роле бар.
“Конкурс лауреатлары республика товар җитештерүчеләре өчен үрнәк булып тора, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы. – Татарстан – бу конкурс даими үткәрелгән аз санлы төбәкләрнең берсе”.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә бүген Республика “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча ТР Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Анда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, “Йолдызлык” иҗади талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм буенча республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Федераль кредит акчалары буенча ставкаларны күтәрү буенча Федераль Резерв система (ФРС) карары РФ бюджетына һәр сумның курсына йогынты ясамыячак, дип фикерли РФ финанслар министры Антон Силуанов.
Татарстанның нефтяниклары, нефтехимиклары һәм машина төзүчеләреел ахырында бик тә уңышлы эшләде. Алар тарафыннан түләнгән салымнар, шулай ук федераль субсидияләр 2015 елда Татарстан бюджетын 10,27 млрд. сумга арттырыга мөмкинлек бирде. Ә бу - барлык керемнәрнең егермедән бер өлеше.
Төп финанс документка шундый уңай үзгәрешләрне финанслар министры Радик Гайзатуллин 15 декабрь көнне узган ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет утырышында җиткерде.
РФ федераль бюджетының дефициты тулай төбәк продуктының 2,9%, хәтта 2,8% тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде журналистларга РФ финанслар минситры Антон Силуанов.
РФ Финанслар министрлыгы 2016 ел бюджеты буенча бер төркем карарларны быел кабул итүне көтә. Бу турыда журналистларга брифингта финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. Бүгенге мәлдә корректировкаларны актив рәвештә Хөкүмәттә тикшерәләр.
“2015 нче елга һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына ТР бюджеты турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турындагы” ТР закон проектын кертү мәсьәләсе буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Ул ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан закон проектының Татарстанның Бюджет кодексы нигезендә кертелүен билгеләп узды.
Радик Гайзатуллин билгеләп узганча, закон проекты нигезендә, бюджетның керем өлешен 10 млрд 274,4 млн сумга арттыру ниятләнә. 2015 нче ел өчен бюджет үтәлеше фаразлары буенча, республиканың салым һәм салымнан тыш керемнәрен 7 518,7 млн сумга арттыру күздә тотыла. Бюджетның чыгым өлешен 5,9 млрд сумга арттыру планлаштырыла.