ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең финанслар министрлыгында Федераль казначылык һәм Федераль салым хезмәте катнашында финанс-бюджет өлксендә мәгълүматларның ачык булуы нигезендәге белешмәләр буенча кайсы учрежденияләрдә мәгълүматларның ачык булуына мохтаҗлык күбрәк икәнен ачыклау өчен ИТ-продукциясен кулланучыларны эшмәкәрләрнең һәм мәгариф учрежденияләренең ихтыяҗларын тикшерделәр. Ведомство вәкилләре җыелган белгечләргә мәгълүматларны ачык белешмәләр төренә күчерү өчен нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекәләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм ноябрь аенда үтәлешнең көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.
 


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Россиянең финанслар министры Антон Силуанов фикеренчә, Россия икътисадында ресурсларны  бюджет системасы аша яңадан бүлүне чамадан артык, чөнки ул эчке тулай продуктының 40% тәшкил итә.

"Безгә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк - бу дәүләт чгымнарының биек дәрәҗәсе. Минемчә, без бюджет аша яңадан бүлгәләнүче эчке тулай продуктының 40%,бүлеп бирүнең бик тә күтәрелгән дәрәҗәсе", - диде Силуанов, РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университетында чыгыш вакытында.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты. 
Михаил Мишустин тантанада катнашучыларны сәламләп билгеләп үткәнчә, аңа Казанда һәм бу залда булу бик күңелле. «25 ел эчендә сез күп эшләр башкардыгыз. Татарстан Республикасы буенча безнең идарә барлык проект идеяләребездә дә алда барды һәм барысын да сокланырлык итеп үтәде. Сезгә уңышлар, сәламәтлек, уйлаган гамәлләрегезнең тормышка ашуын телим һәм ветераннарга олы хөрмәтемне җиткерәм», - диде Михаил Мишустин. 


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына буенча 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш тармагында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 26 кеше каты имгәнгән һәм 16 кеше үлгән.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шундый мәгълүмат хәбәр ителде.

Киңәшмәне республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Ел башыннан алып Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 1284 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 658 карар чыгарылган.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында төбәк юлларында зур йөк машиналарын йөртүнең нәтиҗәләрен тикшерү буенча эшче төркем булдырырга дигән карар кабул ителде. Әлеге тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте.

Искәртеп үтәбез: 15 ноябрьдән алып РФның барлык федераль трассаларында да авырлыгы 12 тоннадан арткан зур йөк машиналарыннан түләү алу системасы гамәлгә кертелде. 2015 елның 15 ноябреннән алып 2016 елның 29 февраленә кадәр, транспортның күпме юл узуына бәйле рәвештә, 1,5293 сум/км тарифы буенча түләү каралган. 2016 елның 1 мартыннан исә бу  3,06 сум/км тәшкил итәчәк. Җыйналган акча федераль юл фондына (елына 40 млрд сум) тупланачак.


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында 2016 нчы елга Татарстан бюджеты проекты, кертелгән төзәтмәләрне исәпкә алып, икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.


Барлык төп республика программалары буенча финанслау тулы күләмдә сакланды. Бюджет турындагы закон, имзалау өчен, Татарстан Президентына юлланачак. Рәсми төстә басылып чыккач, ул үз көченә керәчәк.

ТР Фининс министры Радик Гайзатуллин тәкъдиме белән, Дәүләт Советы “ТР территориясендә патент системасындагы салымнар кертү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карады.

Министр әйткәнчә, патент системасы турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү зарурилыгы федераль законнарга кертелгән яңалыклар белән аңлатыла. Алар исә патент системасына нигезләнгән салымнар белән эшләүче эшкуарларның эшчәнлек төре исемлеген тагын 16га арттырдылар. Шуңа күрә Татарстанда эшләүчеләрнең эшчәнлеге исемлеге дә тулыландыра.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

РФ Финанслар министрлыгы киләсе елда өч еллык бюджет әзерләүне яңартачак, дип белдерде министрлык җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин. РФ Хакимияте икътисад торышының начараюы һәм нефтькә бәя кимүе сәбәпле бары тик бер, 2016 елга бюджет әзерләгән.


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2016 елга бюджет һәм акча-кредит сәясәте синхронлаштырылган, бу икътисад алдында торган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу турыда РФ Дәүләт Думасында РФ финанслар министры Антон Силуанов белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International