ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе коллегиясенең уртак утырышы булды. Көн тәртибендә 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм 2025 елга төбәкнең финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары билгеләнде.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар һәм аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 13 декабрендә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе узачак.

2024 елның гыйнвар-ноябрь айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 40,2 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 93,5% ы) күләмендә керде, шул исәптән:

2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 18 360,1 млн.сум тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры керемнәреннән 1 609,2 млн. сумга күбрәк.


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан ятим балаларны, авыр тормыш хәлендә калган балаларны, дәүләт гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләрендәге балаларны һәм башкаларны яңа ел бүләкләре белән тәэмин итүгә 29,2 млн.сум бүлеп бирелде.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

 «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.

 «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 12 июленнән 176-ФЗ санлы Федераль закон белән 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә туристлык салымын кертү каралган, ул җирле салымнарга кертелә һәм җирле бюджетка күчерелергә тиеш.


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 1 декабренә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 114 016,3 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 416,7 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 23 599,6 млн. сум).

Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче «Взятки НЕ гладки» мавыктыргыч команда уены үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International