ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.  2024 елның 1 декабренә 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 31,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 91,7 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Пространство белешмәләренең илкүләм системасы» федераль проекты кысаларында 2024 елда комплекслы кадастр эшләре башкарылды. Кадастр кварталлары исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Комплекслы кадастр эшләрен оештыру турында» 2020 елның 31 мартыннан 237 санлы карары белән расланды.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларга (киңәйтелгән неонаталь скрининг) яңа туган балаларны массакүләм тикшерү чараларын гамәлгә ашыруга чыгымнар 84 119,5 мең сум күләмендә каралган, шул исәптән:

IT өлкәсеннән кече һәм урта бизнес 2024 елның III кварталы мәгълүматлары буенча гомуми суммасы 24 млрд сумнан артык булган финанс ярдәме белән кредитлар җәлеп иткән. Бу хакта Кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) корпорациясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

6 декабрьдә 11:00 сәгатьтә “Минем бизнес” үзәге социаль эшмәкәрлек буенча бушлай “Минем бизнес. Игелеккә” форумына чакыра.  

2024 елдан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә.


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде, якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә имзалауга җибәреләчәк. 


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

2025 елдан 2027 елга кадәр илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Татарстанда барлыгы 145,9 млрд сум юнәлдереләчәк: 2025 елда – 44,2 млрд, 2026 елда – 48,6 млрд һәм 2027 елда – 53,1 млрд. сум. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова сөйләде.

2024 елның ун аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 439,4 млрд сум күләмендә тупланды. Шулардан 366,3 млрд сум – Татарстан бюджеты һәм 73,1 млрд сум җирле бюджетларга керде, дип сөйләде Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 санлы карары кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү программасы тулысынча үтәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International