26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин "2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы Законы проектын һәм 2016 елга һәм 2017, 2018 елдагы план чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенең төп параметрлары турында фикер алышу буенча Бюджет проекты Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узган зональ киңәшмәләрдә катнашты.
“Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” 145-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проектын депутатларга ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.